Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

8 апрель. Тынычлык фондына

Мәскәүнең алдынгы предприятиеләренең патриотик башлангычы “Михайловка” совхозы эшчеләре арасында да киң яклау тапты. Бу көнне 567 кеше “кызыл өмә”гә чыгачак. Һәр кеше үзенең кайда хезмәт куячагын төгәл белә. Терлекчеләр, мәсәлән, үзләренең эш урыннарында эшләячәк, бер үк вакытта алар ферма тирәләрен чистарту белән мәшгуль булачак. Хуҗалык хезмәтчәннәренең бер өлеше машина-трактор паркын тәртипкә китерсә, икенчеләре исә җәйге лагерьларны ремонтлауда, юл буйларына агач утыртуда, яңа төзелә башлаган административ бина төзелешендә эшләячәк. Гомумән, бу көнне һәр кеше тынычлык фондына зур өлеш кертергә әзерләнә.

Х. Мирзаянов, партком секретаре.

Фото – Мөслим-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев