Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

1982 ел, 16 март

Байрак тапшырылды

“Шуган” совхозында тантаналы җыелыш булды. Хуҗалык 1981 елда экономик һәм социаль үсеш планын уңышлы үтәгән һәм бөтенроссия социалистик ярышында югары нәтиҗәләргә ирешкән иде. Менә шуның өчен аңа РСФСР Министрлар Советының, ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагы һәм дипломы тапшырылды. ТАССР авыл хуҗалыгы министры У.Ш. Җиһаншин, бу олы бүләкне тапшырып, хуҗалыкның тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешүен тәэмин итәрлек резервлар булуын күрсәтте. Терлек симертүче Л. Дәүләтшина, механизатор Ә. Вәлишин,
совхоз директоры
С. Әхмәтханов иптәшләр зур бүләк өчен рәхмәт әйттеләр.

Фото – Мөслим-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев