Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

6 март. Игътибар зур


Быел “Михайловка” совхозында техника ремонтына аеруча игътибар ителә. Шул максаттан чыгып, һәр бүлекчәдә 3-4 кеше составында ремонт звенолары оештырылды. Аларның икесенә тәҗрибәле механизаторлар С. Кәримов һәм
А. Беляев җитәкчелек итә. Баланлы бүлекчәсендә Сәгадәт Кәримовны уңган эшче буларак беләләр. Сәгадәт узган ел МТЗ-80 тракторында 806 эталон-гектар эш башкарды, комбайнда 2824 шартлы центнер ашлык суктырды. Совхоз уңганнары рәтенә шулай ук Михайловка бүлекчәсеннән Анатолий Беляевны да кертергә була. Ул җәй көне терлек азыгы хәзерләүдә өлеш кертте, сугарулы көтүлектә эшләде.

Г. Латыйпова.

Фото – Мөслим-информ 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев