Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

13 февраль. Үрчем арта

Узган айда хуҗалыкта барысы 101 бозау алынды. Бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 30 башка артык дигән сүз. Үрчем аеруча Тугаш һәм Тегермәнлек фермаларында күп. Аларда 53-30 бозау алынды. Тугашлылар яшь терлекләргә дөрес тәрбия бирүне игътибар үзәгендә тоталар. Моның өчен тораклар алдан ук әзерләнде, җылытылды. 20 көнгә кадәр булган бозауларны Наҗия Галләмова, Нурдидә Хафизова тәрбияли. Аннан соң терлекләр Гөлсинә Муллагалиева һәм Җәүһәрия Мөхәмәтдинова карамагына күчә.

А. Кыямова. М. Вахитов исемендәге колхоз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев