Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

5 декабрь.

Җир-ана сый ала Басулар өстеннән иртәнге томан да таралырга өлгерми, ә инде тракторлар гөрелтесе һаваны ярып үтә. Кышкы агрочаралар комплексын төгәл үтәп, “Михайловка” совхозы игенчеләре черемә чыгаруны киң җәелдерделәр. Бу эштә көн саен 13-14 агрегат катнаша. Автотөягечтә эшләүче М. Сәхбетдинов, М. Шәкүров иптәшләр барлык машиналарның җитештерүчән эшләвен тәэмин итәләр. З. Борһанов, М. Хәлиуллин, З. Әгъләмов, Р. Шакиров иптәшләр көн саен 17-19ар юл ашлама чыгаралар, смена нормаларын 110-120 процентка үтиләр. Әнә шулай эшләп, соңгы берничә көндә генә дә сызма культуралар чәчеләчәк участоклар 2000 тоннадан артык сый алды.

М. Әхмәтов, совхоз директоры.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев