Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

3 август. Игенче тантанасы. 

Урак звенолары әле берничә көн элек кенә эшли башласалар да, теземнәргә салынган мәйдан шактый. 31 июльдә барлыгы 167 гектар җирдә иген аударылса, кичәге көнгә 160 гектар борчак, 150 гектар арыш теземнәргә салынды. Беренче көннәрдә ирешелгән бу уңышлар – Г. Абдуллин һәм Ф. Вәҗетдинов җитәкчелегендәге 8 кешедән торган уру звеноларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Борчак уручылар И.Ярхәтов, М.Хәмәев, М.Нуретдинов, Ф.Исламов һәм арыш басуында эшләүчеләр Г. Вәлиев, Ф. Заһидуллин алардан азга гына калышалар. Басуларда ярыш дәрте көннән-көн кыза.

Ә.Җиһангирова. “Алга” колхозы. 

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев