Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

14 февраль. Урак өсте диярсең

“Михайловка” совхозы басуларында урак өсте диярсең. Аерма шунда гына – иртәләрен кырларга комбайннар урынына тракторлар юнәлә, җир тузанын кар бөртекләре алыштыра. Һәр көнне 10-12 механизатор 1978 ел уңышын кайгырта – чәчүлекләрне дымга туендыру чарасын күрә. Совхоз буенча 8502 гектар мәйданда ак буразналар сызылды инде. Басуларда тракторлар үтмәгән урын калмады диярлек. Михайловка бүлекчәсендә генә дә кар тотылган мәйдан 3145 гектар тәшкил итә. Механизаторлар арасында барган ярышны, һәр көнне 55-60 гектарда буразналар сызып, С. Куприянов җитәкли.

Ә. Габдуллина.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев