Бу көнне Мөслимдә!
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
28 сентябрь
Карабодай яна
Киров исемендәге колхозның Вәрәшбаш бригадасы ындыр табагында күргәннәр шаккатмалы: биредә тупланган 500-800 центнер чамасы карабодай, солы һәм бодай өемнәре янып, алардан пар чыгып ята. Тирә-юньгә таралган ис тынга каплана. Өч-дүрт хатын-кыз бодайны сортларга аеру белән мәшгуль, ә менә карабодайга игътибар итүче дә юк. Ашлыкны җилләтмиләр, киптермиләр. Көннең инде яртысы үтүгә карамастан, биредә бер генә җан иясе дә күренми. Хәтта чыпчыклар да очып килмәгән. Бункерга өч-дүрт машина карабодай бушатылган булган. Ә бер битарафы йөген хәтта бункерга да китереп җиткерә алмаган, җиргә аударган.
И. Павлов, Вәрәшбаш авылы.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев