Бу көнне Мөслимдә!
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
7 сентябрь. Кырлар сый ала
“Райагропромхимия” берләшмәсе механизаторлары басуларның уңдырышлылыгын күтәрүдә үзләреннән сизелерлек өлеш кертәләр. Берләшмәнең механикалаштырылган бер отряды бүген К. Маркс исемендәге колхоз басуларына органик ашлама чыгаруда эшли. Хуҗалыкның Үрәзмәт товарлыклы-сөтчелек фермасы янына тупланган черемәне ДТ-75 тракторы белән Т. Төхбәтуллин өеп тора. К-700 тракторына көйләнгән төягеч белән Ә. Суфиянов җир сыен машиналарга төйи. Р.Харисов, Р.Заманов, И.Вәлиев үзләренең “КамАЗ” машиналарында көнгә 470-490 тонна ашламаны басуга чыгаралар.
Р. Галиева, “Райагропромхимия” берләшмәсе бухгалтеры.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев