Бу көнне Мөслимдә!
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
2 сентябрь, Маяклар билгеле
“Татарстан” колхозы кырлары урып-җыю техникасыннан бушап, комбайннар кышкы саклауга куела. Механизаторлар җитештерүчән эшләделәр һәм күпләре югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Т. Нуретдинов һәм урта мәктәп укытучысы И.Сәгъдиев 536-450 гектар игеннәрне теземнәргә салып, урак батырлары булдылар. Комбайнчылар ярышында исә М. Саматов белән РАПОның ремонт-техника предприятиесеннән ярдәмгә килгән Р. Мөхәммәтовка тиңнәр булмады. Рафаэль һәм Әзһәр ДТ-75 тракторлары белән 325-246 гектар мәйданда туңга сөрергә өлгерделәр.
Ш. Шакиров, хәбәрче.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев