Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу сәхифәдә районыбызда 1970 елда булган вакыйгалар кабатланып бирелә

1970 ел
5 сентябрь Уңышка нигез бүген салына КПССның XXVI съезды хөрмәтенә оештырылган социалистик ярыш безнең “Маяк” колхозы ме- ханизаторлары арасында да көннән-көн көчәя бара. 3 сентябрьгә колхоз буенча 2050 гектар мәйданда туңга сөрү үткәрелде. Бу эштә Олы Чакмак бригадасы алда бара. Биредә 754 гектар җир сөрелде. Тракторчылардан М.Сафин, Я. Газизов иптәшләр аеруча өлгерлек күрсәтә.
А. Котков.

Коллегалар башлангычын яклыйм

“Трудовик” һәм “Мөслим” совхозлары механизаторлары КПСС ның XXIV съездын лаеклы каршылау өчен үзара ярышны киң җәелдерделәр һәм барлык механизаторларга да чакыру белән мөрәҗәгать иттеләр. Мин дә әлеге ярышка кушылырга булдым. Башта көзге чәчүдә катнаштым һәм аны 240 гектар мәйданда үтәдем. Аннан соң тунга сөрүгә керештем. 250 гектар мәйданда туңга сөрергә йөкләмә алган идем, аны 300 гектарга җиткерергә булдым.
Ирхәт Фәттахов. 

Сәхифәне Фәридә Гайнетдинова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев