Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада районыбызда 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел, 30 апрель

Чәчәбез!

“Михайловка” совхозы механизаторлары бәйрәмне удар хезмәт атнасында үткәрәләр. Хуҗалыктагы ун аренда звеносы да вакыттан һәм техникадан рациональ файдаланып эшли. Алар кыска гына арада 5970 гектар мәйданда тырмалау үткәрделәр. 28 апрель көнне чәчүгә керештек. Берничә көн эчендә яшел масса өчен борчак чәчү төгәлләнде. Ф. Әхмәтханов һәм С.Хафизов бөртек өчен борчак чәчүдә нормаларын арттырып үтиләр. Кичә дүрт агрегат азык чөгендере чәчә башлады.

Н.Андреев, профсоюз комитеты председателе.

Ашлама кертеп

Берничә көн элек механизаторларны тантаналы төстә басуга озаттык. Игенче аксакаллар аларны иген өчен көрәштә сынатмаска өндәделәр. Биш аренда звеносы бүген кырда фидакарьлек үрнәге күрсәтә. Ю.Кондратьев һәм А.Демидов 300 гектарда күпьеллык үләнне тукландырдылар. А.Смелов һәм А.Алексеев бу участокны тырмаладылар. В.Басыйров 150 гектарлы уҗым басуына ашлама кертүдә өлгер эшләде. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда яшь механизаторлар Г.Григорьев белән М.Исановка тиңнәр булмады. Механизаторларның тырышлыгы нәтиҗәсендә дым каплауны төгәлләп, чәчүгә керештек.

Ф.Мөхәммәтҗанов, XXII партсъезд исемендәге колхозның баш агрономы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев