Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

25 апрель 

Эш фронты киңәя 

Киров исемендәге колхоз басуларында кызу эш кайный. Бүген хуҗалыкның иген басулары өстендә “АН-2” самолеты “канат җилпи”. Ул ашлык уҗымына минераль ашлама сиптерә. Экипаж өч кешене берләштерә. Кечкенә булса да төш кенә дигәндәй, алар көче белән 500 гектардан артык уҗым тукландырылды инде. Күпьеллык үлән басулары да тукландырыла. Ашлама кертүдә “РУМ-8” агрегаты белән Р.Хафизов звеносы зур тырышлык күрсәтә. Участокларны тырмалау белән М.Ситдыйков һәм Д.Вәлиуллин шөгыльләнә. 

Р.Вәлиев, орлыкчылык буенча агроном. 

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев