Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

 

1989 ел, 13 апрель

Каты кисәтелделәр

Административ комиссия утырышында урамнарның чисталыгы, санитария торышы турындагы мәсьәлә тикшерелде. Комиссия председателе Н.Галиев кайбер гражданнарның үзләре яши торган тирәлеккә һәм урамнарга чүп-чар, юынтык сулар түгүен каты тәнкыйтьләде.

– Ф.Рәшитов урамына зур чыгымнар тотып асфальт салынды. Анда яшәүчеләр өлкән яшьтә булуларына да карамастан әлеге төзеклекнең, матурлыкның кадерен белмиләр. Ихатадагы барлык чүп-чарны, ашамлык калдыкларын, хәтта көл-күмерләрен дә капка төпләренә генә чыгарып түгәләр. Урамга агач-таш материаллар өяләр, – диде ул. Утырышта ике көн эчендә капка төпләрен, үз җирлекләрен тәртипкә китерергә, дигән карар кабул ителде.

М. Галиуллина,  Мөслим поселок советы башкарма комитеты секретаре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев