Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә

1989 ел,  21 март

Безнең өлеш

Ремонт-техника предприятиесенең җир ашлау белән шөгыльләнүче механикалаштырылган отряд членнары җиргә органик ашлама кертәләр. Ә. Габидуллин җитәкчелегендәге тугыз кешене берләштергән бу коллективның район хуҗалыклары басуларында гектар көчен арттыруда ярдәме зур. Алар тырышлыгы белән иген кырларына ел башыннан 25 мең тонна тирес чыгарылды. Тырыш механизаторлар И.Дәүләтов, Ә.Җәләев, Н.Минкин көнлек нормаларын даими арттырып үтиләр. Төягечтә эшләүче Х.Кәшбиев белән М.Низамов техниканың тик торуына юл куймыйлар.  Бүген отряд “Михайловка” совхозы басуларын ашлау белән мәшгуль.

Ф.Фәтхиев, предприятие экономисты.

Булдырдың, Марат!

Әлмәт шәһәрендә татарча көрәш буенча Бөтенсоюз турниры уздырылды. Ул ярышта Баланны авылы егете Марат Габидуллин да катнашты. 55 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңү яулап РСФСРның спорт мастеры булды. Марат Баланны мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Эшләүче яшьләр һәм укучылар өчен авылда татарча көрәш түгәрәге оештырды. Маратның шәкертләреннән берничә спортчы район җыелма командасы составында чыгыш ясап, республика күләмендәге ярышларда призлы урыннарны алды. Маратның җиңүләре турында әле күп ишетербез, моңа ныклы нигез бар

И.Хафизов, район физкультура-спорт комитеты председателе

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев