Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда районыбызда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел, 8 март

Уртак тырышлык

Катмыш сөтчелек комплексында эшләүче хатын-кызларыбыз үзләренең язгы бәйрәмнәренә матур хезмәт бүләге әзерләде. Дәүләткә 3250 центнер продукция сатып, алар сөт хәзерләүнең беренче квартал планын инде бүгенгә үк 250 центнерга арттырып үтәделәр.  Ярышта беренчелек Җ.Нуруллина кулында.  Ул үткән ике айда һәр сыердан 583 килограмм сөт алды. С.Фәттахова, Г.Нуруллина, А.Хаҗиева, З.Фәттахова, З.Әгъләмова продукция җитештерү  һәм хәзерләүне арттыру өчен җәелдерелгән ярышта нәтиҗәле хезмәт куялар. Әлбәттә бу уңыш шатлыгын комплекска хезмәт күрсәтүче механизаторлар - Ә.Вәлиев, Ө.Миргазизов, К.Мөхәммәтов, И.Мостафин, Ф.Шакиров та чын күңелдән уртаклашалар.

Ф.Минһаҗетдинов, Киров исемендәге колхоз партком секректаре

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев