Бу көнне
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1970нче елларда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

8 август

Йолдыз кыр батырларын хөрмәтли

6 август көнне район үзәгендәге Кызыл йолдыз ЖВН-6 ургычы белән сменага 50 гектар арыш урган “Алга” колхозы механизаторы Мирсәет Хафизов хөрмәтенә кабызылды.

7 август көнне йолдыз “Правда” колхозының тракторчы-машинисты Мирсәет Суфиев хөрмәтенә балкыды. Ул ЖВН-6 ургычы белән сменага 58 гектардагы арышны теземнәргә салганы өчен иреште бу хөрмәткә.

Фото -Мөслим-информ архивыннан.
 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев