Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1970 елда булган вакыйгалар кабатлана.

Табигать кочагында
Иске Вәрәш авылында урнашкан пионер лагеренда зур җанлылык. Бүген биредә лагерь ачылу тантанасы. Партия һәм комсомол, профсоюз комитетларыннан, ата-аналар исеменнән котлаулар булды.
– Лагерь тормышы миңа бик ошый. Безгә вожатый апалар яңа җырлар, биюләр өйрәтәләр. Бергәләп балык тотабыз, су коенабыз, киноларга барабыз, күңелле ял итәбез, - ди пионер М.Хафизов.
Киров исемендәге колхозда балаларның ялын оештыруга зур әһәмият бирелә. Һәр җәйне 100-120 бала ял итә. Лагерь белән тәҗрибәле педагог М. Нуриев җитәкчелек итә. Воҗатыйлар В.Әгъләмова, С.Минһаҗева балаларның ялын оста итеп оештыралар.
В. Хафизова.

11 июль
Көтүләр табигый болыннарда
Калинин исемендәге колхоз көтүчеләре табигый болыннардан, чәчелгән терлек азыгы культураларыннан оста файдаланалар. Болыннар кишәрлекләргә бүленеп, ә үләннәр чабып ашатыла. Артельдә сөт арта бара. Хәзер һәр сыердан уртача савым унбер килограммга якынлашты.  

Сәхифәне Наилә  Сәлахова әзерләде.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев