Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1970 нче еллардагы сәхифәләр яңартыла

28 март

 Өлгерләр

М.Горький исемендәге колхоз механизаторлары Гариф Әхмәтҗанов һәм комплекслы бригада бригадиры Газинур Рәхмәев иптәшләр укуда да эштә дә зур тырышлык күрсәтәләр. Алар икесе дә авыл яшьләренең кичке урта мәктәбендә 4-5 билгеләренә генә укыйлар.  Р.Камалов.

Эшлекле җыелыш
Күбәк урта мәктәбе башлангыч комсомол җыелышы узды. Җыелышта комсомол оешмасы секретаре Низамовның доклады тыңланды. Чыгарылыш класс укучыларының профессия сайлау буенча тутырылган анкеталарына анализ ясалды. 

Л. Садриева.

31 март 
Тиздән төгәлләнә
“Мөслим” совхозы эшчеләре чәчүлек орлыкларны агулауга бердәм керештеләр. Бу эшкә махсус бригада беркетелде. Элемтә бүлекчәсендә 3000 центнер орлык агуланып бетте инде. Хәзер бригада Михайловка бүлекчәсендә эшли.
В. Хәмидуллин 
Аның өлеше зур
“Трудовик” совхозы савымчылары  сыерлардан сөт савып алуны көннән-көн арттыра барып, дәүләткә сөт сатуның беренче квартал планын 16 мартка 104 процентка арттырып үтәделәр. Яулаган бу уңышта совхозның Тойгельде бүлекчәсе савымчысы Фәния Ганиеваның да өлеше зур. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев