Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбием сандыгыннан

Тапкан – кияр ике ыштан...

Әбиләр сандыгында ыштан-чалбар үзенчәлекле үрын алып тора. Өлгесе ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен бер булган ыштан безнең халыкның тормыш-көнкүрешенә, ягъни идән-сәкегә аяк бөкләп утыру өчен җайлашкан. Чалбар исә соңрак килеп кергән.

Ботларга киелеп, гәүдәнең билдән түбәнге өлешен каплап тора торган, аяк йөзенә кадәр озын яки тезгә чаклы ике балаклы, чалбар астыннан киелә торган эчке кием, кальсон ыштан дип атала. Ул борынгы төрки телдәге “иш тон” – “эчке кием” мәгънәсендә йөри. Элек аны өй шартларында мамык, җитен, киндердән сугылган яки Урта Азиядән кайтартылган буйлы алачадан теккәннәр. Мондый тукыма гадәттә ачык зәңгәр, ак, ачык кызыл, сары җепләр белән буйлап тукылган булган. Ирләргә ефәктән тегелгән ыштан кияргә шәригать кушмаган. Казан арты һәм Урал алды татарларында яшь кияүләр һәм яшь ирләр алмалап яки чуптарлап сугылган өй тукымасыннан туй киеме буларак эшләнгән ыштаннарны да яратып кигәннәр.

XIX гасыр ахырына кадәр татарларда төпле ыштан киң кулланылышта булган. Ыштанның мондый төре гомерләрен күчмә тормыш белән ат өстендә үткәргән халыкларга хас кием санала. Шунысы кызык: мондый төпле ыштаннарны татарлар гына түгел, мари, мордва милләтеннән булган кешеләр дә кигән. Балак өлешенә, хуҗасының гәүдәсенә яраклы рәвештә, клин-кисәк кушып теккәннәр. Ыштанның төбе турыпочмаклы материалдан өстәлгән. Аның өчен башка төстәге калынрак материал алынган. Ыштанның бил өлешенә төп өчен кулланылган тукымадан бөрмә тегелеп, аның эченә бау кертелгән. Киндер тукымадан тегелгән мондый ыштаннарны “киндер ыштан” дип тә атап йөрткәннәр.

Кышын кия торган ыштанны туладан – сукнодан теккәннәр. Аларны шуңа күрә “тула ыштан” дип атый торган булганнар. Ул да төпле итеп тегелгән. Бу төр ыштаннар, башлыча, кышын урман кисү эшләрендә, ерак юлга чыкканда киелгән.

Тула ыштанның тар балаклылары да булган. Алары “тула чалбар” дип аталган. Бик салкын кышларда тула ыштан эченнән киндер яисә киҗе мамык җепләрдән, йомшаграк итеп тукылган тукымадан тегелгән төпле ыштан кигәннәр.

Гөлназ Җәлилова

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2023 ел 22 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев