Реклама
Әбием сандыгыннан рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чигүле чолгауларым
Кәләшнең кияүгә дип әзерләгән бүләкләре арасында аяк чолгавы – аякчу да бар. “Чолгау” дип аякка урый торган чүпрәк, тасма (портянка), ыштыр атала. Йола буенча, зөфаф киченнән соң кәләш иренә кияү ыштаны, чигүле күлмәк, аяк чолгавы, түбәтәй, кулъяулык бүләк итә. “Мөселман кызы булып, аяк чолгавы да, тәһарәт чүпрәге дә чикмәсә, үзе дә килешмәс иде”, – дип язган бер әсәрендә Фатыйх Әмирхан.
-
Керфекләрең синең нигә кара?
Татар хатын-кызлары элек-электән үзләрен карап, бизәнеп-ясанып йөргәннәр. Хәзер генә ул кибетләрдә косметиканың җаның теләгәнен алырга була. Матурланыр өчен әбиләребез ни кулланганнар да аларны каян алганнар икән?
-
Тәсбих мәрҗәне – дисбе
Күбебезнең әби-бабалары хәләл хезмәт белән көн күрүче җир кешеләре булган. Шунлыктан әбекәйләрнең сандыгында асылташлы бизәнү әйберләрен табу кыен. Сакланганнарын да музейларда гына күрәбез.
-
Сөлге чигәм асыл җепләр белән...
Сабан туе якынлаша. Аның аерылгысыз атрибуты – сөлге. Сөлге – Сабан туеның гына түгел, татар халкының әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символы ул.
-
Түбәтәең тирән соң, иң матурын кигәнсең
Кәләш бирнәсенең аерылгысыз бер өлеше – һичшиксез, түбәтәй.Кыз сорарга килгәндә – булачак кияүгә, килен булып төшкәндә, кайнатага түбәтәй кидерү гадәте хәзер дә яши.
-
Кулъяулыгым – сөю билгесе
Кызлар сөйгәнен көтү вәгъдәсе буларак егетләргә кулъяулык тапшырган.
-
Челтәр бизәк
Йорт-җирне, кием-салымны сәнгатьчә нәфис челтәр белән бизәү сәнгате әле дә яши.
-
Яулыгым – йөз аклыгым
Һәрбер татар гаиләсенең альбомында ак яулыклы әбиләрнең фотолары сакланадыр, мөгаен. Хәер, фотосы булмаса да, хәтердә татар әбиләренең сурәте шулай уелып калган. Йөзләре нурлы, хәрәкәтләре ипле, сөйләгән сүзләре мәгънәле аларның. Яулыклы әбиләребез – күпләребез өчен өлгергәнлек, акыл һәм сабырлык үрнәге.
-
Өстәүле кием булсын!
“Татарда бар кием: күлмәк, ыштан, камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, өч билле тун, толып, чалбар, бишмәт, читек, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, кәләпүш. Бу киемнәрнең бәгъзесе бар, башка халыкта һичберәүдә күренми, һичбер халыкның киеменә охшамый”, – дип язган күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри.
-
Беләзегем-йөзегем
Йөзек-беләзекләр – хатын-кызларның иң яратып куллана торган бизәнү әйбере. Алар кешелек җәмгыятенең палеолит чорында ук булган. Элек-электән йөзек-балдаклар тәнне һәм җанны чистарта, боҗра аша начар энергия чыга, дип уйлаганнар. Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек һәм шулкадәр үк (кайвакыт күбрәк тә) йөзекләр булган.
-
Бүрек – адәмгә күрек
2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Узган ел “Әбием сандыгыннан” рубрикасында хатын-кызлар куллана торган бизәнү әйберләре, кием, интерьер элементлары турында сөйләштек. Быел исә ир-ат киемнәре белән бәйле темаларны да ачарга тырышырбыз.
-
Сөлге чигәм асыл җепләр белән...
Сабан туе якынлаша. Аның аерылгысыз атрибуты – сөлге. Сөлге – Сабан туеның гына түгел, татар халкының әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символы ул.
-
Ак күлмәгем, ак күлмәгем, Итәге – зәңгәр бизәк...
Бүгенге үсмер кызларның күлмәк кияргә бик яратмавын, спорт стиленә өстенлек бирүен күрәбез. Нәфислек, нәзакәтлелек, тотнаклы йөрешне гап-гади күлмәк кидереп тә формалаштырып була. 5-6 яшьлек кыз бала инде күлмәк киеп йөрергә тиеш, аның киләчәктә үз-үзен тотышы, гадәтләре нәкъ менә шушы вакытта салына, диләр психологлар.
-
Сандык тарихы
Ел дәвамында без әбиләребез сандыгында сакланган кадерле ядкәрләр турында сүз алып бардык. Бүген сандыкның үзе турында сөйләшик.
-
Чулпыны барлык татар хатын-кызлары да таккан
Чулпы чыңнарыңнан танырмын...