Яулыгым – йөз аклыгым
Һәрбер татар гаиләсенең альбомында ак яулыклы әбиләрнең фотолары сакланадыр, мөгаен. Хәер, фотосы булмаса да, хәтердә татар әбиләренең сурәте шулай уелып калган. Йөзләре нурлы, хәрәкәтләре ипле, сөйләгән сүзләре мәгънәле аларның. Яулыклы әбиләребез – күпләребез өчен өлгергәнлек, акыл һәм сабырлык үрнәге
“Яулык” сүзе татар теленә “ябулык” мәгънәсендә әйләнешкә кергән. Элегрәк хатын-кызларыбыз өчпочмаклы өрпәк һәм киндердән киселгән озынча яулык – тастар бәйләгәннәр. Мөгаен, алар башта йөртергә авыр һәм уңайсыз булгандыр. Шуңа күрә, яңа төр тукымалар барлыкка килү белән, фабрикада эшләнгән дүртпочмаклы юка яулыклар бик тиз таралыш алган, күрәсең.
Ефәк яулык, бик юка, үтә күренмәле челтәр тукымадан ясалган өрфия яулык, кәшимир яулык (Кашмир шәһәрендә эшләнгәнгә шулай аталган), француз яулыклары аеруча затлы исәпләнгән. Нәфис ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык гүзәл затның сафлык билгесе саналган. Мондый яулыкларны кунакка барганда яисә кунак каршылаганда гына япканнар, сандыкта кадерләп саклаганнар.
Татар хатын-кызлары яулыкны аркага таратып бәйләгәннәр. Яшь-җилкенчәк яулыкның ике очын колак артыннан уздырып, артка чөеп бәйләсә, яше кырыктан узган хатын-кызлар, элекке гадәт буенча, муенны һәм иңбашларны капларлык итеп, янәшә почмакларын ияк астына бәйләүне кулай күргән. Бездә ул “почмаклап бәйләү” дип аталса, башкортлар аны “язып бәйләү”, “төшереп ябыну” диләр. Әбиләребез болай ябынып йөрүне кулай дип тапканнар, чөнки чәч яулыктан чыгып, күренеп тормый, арка һәм бил тирәсе каплаулы булгач, җылыда йөри. Тагын бер кызыклы ягы бар: намаз укыганда, иңсә, муен тирәләре каплаулы булырга тиеш, юкса, җилкәләргә фәрештәләр утыра алмый дип саналган. Яшь кызларның яулыкны чөеп бәйләве, кайбер галимнәр фикеренчә, яулык астыннан киелә торган түбәтәй-калфак имитациясе булырга да мөмкин.
Керәшеннәрдә бик үзенчәлекле түгәрәк яулык та булган. Аның зуррагы Чистай керәшеннәрендә хатыннар яулыгы дип йөртелгән. Әбиләребез яратып бәйләгән чигүле һәм француз яулыкларны Мөслим туган якны өйрәнү музеенда да күрергә мөмкин.
Чөеп бәйләнгән яулыкның маңгай өлешен хатын-кызларыбыз чигеп бизәргә тырышканнар. Моның өчен бик нәфис җепләр кулланылган, аеруча осталык соралган.
Почмаклап бәйләнгән яулык астыннан аскы яулык бәйләнә. Мондый яулыкның чит-читләре бизәкле- челтәрле итеп, ачык төстәге материалдан эшләнә. Әстерхан татарларында мондый яулыкларның маңгайчасы ничек эшләнүгә карап, хәтта хатын-кызның яшен, гаилә хәлен дә белеп булган.
Яулыклар арасында шәл үзенә бер урын алып тора. Шәл – гадәттәгедән зуррак итеп, күбесенчә чуклап яки бәйләп эшләнгән баш яулыгы. Шәльяулык эре матур чәчәк-бизәкләр төшереп эшләнгән тукымадан эшләнә, зур була. Ефәк шәлләрне бәйрәмнәрдә хатыннар – яулык өстеннән, кызлар калфак өстеннән япканнар. XVIII гасыр ахыры-ХХ гасыр башында кәшимир шәлләр популяр була. XIX йөз ахыры-ХХ йөз башларында кыекча (өчпочмаклы) һәм челтәрле-чуклы шәлләр модага керә. Бүген дә хатын-кызлар шәлне, урталай бөкләп, өч чатлап ябынырга ярата.
Кәҗә йоныннан читләре челтәрләп бәйләнгән калын мамык шәлләрне кышкы салкыннарда апалар әле дә яратып бәйли. Йөзек аша үтәрдәй нәфис, каз мамыгыдай җиңел Оренбург (Ырымбур) шәлләрен әбиләребез җилкәләренә салып йөрергә ярата. Ыргак (крючок) белән бәйләнгән шәлләрне ыргак шәл дип атаганнар. Ефәк читле, бизәкләре күпертеп чигелгән калын шәлләрне халкыбыз камчат шәл дип йөртә. Безнең якларда чиккән шәлне яратып бәйләгәннәр.
Матур шәльяулык кияүнең кәләшкә бирә торган иң яхшы бүләге саналган. Татарларда хәтта шәл китерү йоласы да булган. Кәләш ягында туй алдыннан була торган мәҗлестә кияү ягыннан кәләшкә шәл бүләк ителгән, ә кәләш шуның өчен кияү ягын бүләкләгән. Егет кешенең, армиягә киткән чакта, сөйгәненә зәңгәр шәл бүләк итү гадәте дә булган. Зәңгәр яулыкны ерак сәфәрдән бүләк итеп алып кайтканнар, ул сөюне белдергән.
Чәчне-башны каплап йөрү элек- электән матур гамәл, әдәплелек билгесе булып килгән. Өс-башын карап, пөхтә йөртүче хатын-кызларны һәрчак хөрмәт иткәннәр, һәм киресенчә, чәчен туздырып йөргәннәре җилбәзәк холыклы, эшкә булдыксыз һәм ялкау булып күренгән.
Хәзер баш киемнәре, яулыкларның ниндиләре генә юк! Килешлесен табып кияргә, матур итеп бәйләргә өйрәнергә генә кирәк. Эчке халәт, күңел байлыгыбыз тышкы кыяфәтебездә дә чагылыш тапсын, күңелләребез, хыялларыбыз ак яулыклы әбиләренекедәй керсез һәм чиста- пакь булсын!
Фото – Туган як музее архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев