Читек аяк талдырмас
Җырларга кергән данлыклы читек-башмаклар – халкыбызны еракларга таныткан аяк киемнәре. Күп кенә төрки телләрдә очраучы “читек” сүзен галимнәр “эч итек” сүзеннән килеп чыккан, дип уйлый. “Чигелгән итек” сүзеннән кыскартылган дигән фикер дә бар
Озын кунычлы күн аяк киемен ирләр дә, хатын-кызлар да яратып кигән. Читек тегү өчен сыер, бозау, сарык, кәҗә бәтие тиресеннән буяп ясалган юфть, сәхтиян, хром күн кулланылган. Хатын-кызлар читегендә балтыр өлеше – кыскарак, ирләрнекендә озынрак итеп эшләнгән. Матур торсын өчен ирләр читекне балтырларына чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда яссы йомшак табанлы читек өстеннән күн кәвеш – ката яки резин кәлүш киелгән. Намаз укучы мөселманнар өчен бу бик уңайлы булган. Ул “мәсх читеге” (“намаз читеге”) дип аталган. Хатын- кызларның бәйрәмнәрдә кию өчен үкчәле һәм бизәкләп ясалган каюлы читекләре булган. Үкчәсез читекләрне җәй көне каты табанлы тире аяк киеме – кәвешләр, үкчәле башмаклар, ә кышын кыска итек белән кигәннәр. Күн аяк киеме сәламәтлек өчен дә кулай: кышын аякны туңдырмый, җәен тирләтми. Бизәкләре җөйле булса да, дым үткәрми.
Элек-электән халкыбыз мозаикалы чигүле читекләре белән дан тоткан. Татар бизәкле аяк киеме тарихы Идел буе Болгар дәүләте бар- лыкка килгәннән соң башлана һәм Казан татарлары язмышы белән бәйләнгән. Ул татар милли костюмының аерылгысыз өлешенә әверелгән. Бер төстәге күннән эшләнгәннәре төрки халыкларның күбесендә булса да, мозаикалы чигүле читекләр татар халкының эт- ник үзенчәлеген чагылдыра. Археологик материаллардан күренгәнчә, күн эшкәртү, бизәкле читекләр тегү Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүчеләрнең һәм Казан татарларының иң борынгы һөнәрләреннән санала. Идел буе болгарларының X гасырда ук төсле күннән эшләнгән читекләр киюе мәгълүм. Каюлы читекләр Азиядә, Көнбатыш Европада XIX гасыр урталарында киң таралган. XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында калын табанлы һәм үкчәле читекләр, башмаклар барлыкка килә. Көмеш һәм алтын җепләр белән чигелгән читекләр дөнья халыкларын бүген дә шаккатыра. 1883 елда Парижда татар читекләре алтын медаль белән бүләкләнә. Германия Милли музеенда чигелгән читек татарларның символы буларак куелган.
Күн бизәкле аяк киеме җитештерү техникасы шактый катлаулы булган. Өлгеләрне кисү белән күбрәк ир-атлар шөгыльләнсә, аларны бер- берсе белән тоташтыру, тегү, чигү мәшәкатьләре хатын- кызга йөкләнгән. Осталарыбыз берьюлы берничә пар аяк киеме килеп чыгардай итеп, калдыксыз эшләү юлын уйлап тапканнар. Күн кисүче төрле төскә буялган юеш күнне бер өем итеп куйган. Шулай итеп берничә читек өчен бизәкләр берьюлы киселгән. Элементларны алыштыргач, төрле төстәге катлаулы бизәкләр барлыкка килгән. Ялгау өлешләре махсус декоратив җөй ярдәмендә беркетелгән. Казан осталары гына кулланган мондый уникаль җөйне “Казан җөе” (“читек җөе”) дип йөртәләр. Һәр атламда берничә төен була. Җөйләр бер генә түгел, икешәр төсле җеп белән дә чигелә. Димәк, җөйләр дә бизәкләрне катлауландыра, үзгә бер матурлык өсти.
Тагын бер киң таралган аяк киеме – башмак. Элегрәк агачтан, юкә кайрысыннан ясалган башмаклар булган. Соңрак көндәлек тормышта киелә торган башмакларны күннән ясаганнар. Хатын-кызлар кеше арасына чыкканда күннән һәм бәрхеттән тегелгән, алтын һәм көмеш ука белән чигелгән, вак энҗе һәм сәйлән белән бизәлгән башмаклар кигәннәр.
Башмакның алгы һәм арткы өлеше аерым тегелә, уртада уем калдырыла. Мондый башмакның башы очлы итеп, җиңелчә өскә каратып ясалган. Читеккә охшаш итеп тегелгән башмаклар да булган. Күннән тегелгән җиңел һәм йомшак, үкчәсез һәм тоташ өлгеле башмакларны “чүәк” дип тә атыйбыз. Күптөрле кабатланмас бизәкләргә карап, халыкның саекмас фантазиясенә, камиллеккә омтылышына сокланабыз! Аяк киемендәге үзенчәлекле бизәкләргә элек-электән саклау-магия мәгънәсе бирелгән. Катлаулы композицияләрнең нигезендә үсемлек һәм җәнлек мотивлары – бармаклары җәеп салынган уч төбе (пальметта), болыт, лотос, лалә чәчәкләре, мөгез, йөрәк формасындагы бизәкләр ята. Читекнең өске өлешендәге дулкын су символы булып тора.
Бу өлешкә зигзаг, чылбырсыман бизәкләр дә төшерелгән. Алар “читек бәрхәсе” дип аталган. Элек республикабызның төньяк, көньяк өлешләрендә яшәүчеләр, шәһәр кызлары өчен бизәкләр төрле булган. Йөкле, кияүдә булмаган хатын-кыз өчен аерым бизәк белән теккәннәр. Тамагы турысында ике якка бизәк куеп тегелгән хатын-кыз читеге “колаклы читек”, үкчәсе артына яшел төстәге күн тегеп ясалган ирләр читеге “савырлы (саурый) читек” дип аталган. Төсле фондагы эре һәм йомык формалы элементлар үзенчәлекле бербөтен бизәк композициясе хасил иткән.
Чигүле татар читекләре Мөслим туган якны өйрәнү музеенда да саклана (рәсемдә). Аларның сыйфатына, бизәкләрдәге төсләр сайланышына таң калырлык! Ярылып торган төсләр юк, барысы да шулкадәр табигый, үзара шулкадәр ярашлы. Нәфис итеп эшләнгән, җиңел читек- чүәкләрне киеп, биеп китәсе килә! Ни кызганыч, безнең якларда мондый читек тегү кәсебе бөтенләй юк. Бәлки, борынгы һөнәрне үзләштереп, кабат торгызып, башкаларга да өйрәтүче осталар барлыкка килер.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев