Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбием сандыгыннан

Өстәүле кием булсын!

“Татарда бар кием: күлмәк, ыштан, камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, өч билле тун, толып, чалбар, бишмәт, читек, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, кәләпүш. Бу киемнәрнең бәгъзесе бар, башка халыкта һичберәүдә күренми, һичбер халыкның киеменә охшамый”, – дип язган күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри

Киленнәрнең бирнә сандыгында өс киемнәре күп булган. Туй алдыннан кияү ягы кызга кирәкле өс киемнәрен кайгырткан. Кыз да кияүгә кием-бүләк әзерләгән. “Кием сүләү”, “кием белән килү”, “кием китерү” дип аталган йолалар булган. Кияүгә һәм киленгә ике якның кара-каршы кием бүләк итешүе гаиләләр арасында туганлашуга ярдәм итәрлек күренеш саналган. Хатынкызлар киеме ир-атларныкы белән чагыштырганда күпкә бай, әмма ике як өчен уртак кием-салым да күп. Алдан

хәстәрләнгән кием-салым арасында бишмәт, камзул, җилән, казаки, тун һ.б. бар. “Тун биреп алган киленем” дигән әйтем дә шул хакта сөйли.

Ирләр күлмәге иркен һәм озын итеп, мамык, җитен, киндер тукымадан тегелгән. Изүе уртадан уелып, муен өлешенә утыртма яки кайтарма яка куелган. Кияү күлмәгенең яка һәм изү кырыйларын чигеп яки ука тасма белән бизәгәннәр.

Камзул өй арасында кия торган кием булып санала, күлмәк өстеннән киелә. Бил өлеше матур булып торсын өчен, аны еш кына ике тукыма кисәгеннән вертикаль үзәк җөй ясап теккәннәр. Үзәге һәм ике яктагы чөй сыман ялгаулысы “өчбилле камзул” дип йөртелә. Яшь хатыннар өчен бишбилле камзуллар теккәннәр. Аларның тезгә кадәр озын яки янбашка төшкән кыска, җиңсез яки терсәккә кадәр җиңле, биек якалы яки ачык түшле, кесәле һәм кесәсез, алдан эләктерелә торган яки каптырмасыз, тоташ төрләре очрый.

Хатын-кыз камзулларының изүе, итәкҗиңнәре укалы тасмалар, кош каурыйлары, мех яки чигүле бизәкләр белән каймалана. “Камзулның әйләнәсенә тоталар бик яхшы камчат, киңлеге ике бармак, өч бармак иллесе. Тагы ул камчат янына тоталар кыйммәтле ука, шулай киң була”, – дигән К.Насыйри.

Язгы һәм көзге ирләр киеменнән “казаки” дип аталганы да булган. Аны, гадәттә, карасу төстәге әдрәс, бикасап кебек фабрика тукымасыннан, аркасын тоташ һәм билле итеп, эчлек куеп, озын җиңле итеп теккәннәр. Бу – утыртма якалы, сул якка каптырылган озын яки кыска чабулы өс киеме. К.Насыйри хезмәтләрендә казакиның өчбилле итеп, төймәләре ярымасылташлардан яки көмештән куеп эшләнүен, ике якта ике кесәсе булуын һәм сәгать кесәсе дә ясалуын билгеләп үтә.

Яз-җәй айларында өлкән яшьтәге ир-атлар камзул яки казаки өстеннән җилән кигән. Ул киң итеп тегелгән. Кайтарма тар якалы, озын итәкле, туры аркалы итеп эшләнә, каптырмасыз яисә күкрәк турысында бер төймәле була. Хатын-кызлар җиләне дә ирләрнекеннән аерылмаган. XIX гасыр ахырыннан алар-

ны, нигездә, бай кешеләрнең хатыннары, руханилар кигәннәр, үзенчәлекле япма итеп файдаланганнар.

Бәрхет, постау, вельвет тукымадан ситса эчлек куеп тегелгән чапанны иратлар да, хатын-кызлар да көннәр суыткач кигән. Урта Азия халыкларында бик популяр булган бу өс киемен К.Насыйри “асыл Бохар киеме” дип атый. Чапанның яшел төстәгесен дин әһелләре хәзер дә яратып кия.

Татар халкында элекке вакытта киң таралган өс киеме – бишмәт. Караңгы төстәге материалдан – постаудан тегелгән. Плюштән тегелгән бишмәтне безнең якларда узган гасырның 80-90 елларында да әбиләр яратып кия иде.

Арка буе тоташ, билле, тар утыртма якалы һәм озын җиңле итеп тегелүче бу киемнең бер чабуы икенчесе өстенә яткырып төймәләнә. Әби-бабайларыбыз билдәге бөрмәнең санына карап аталган өчбилле, бишбилле бишмәтләр кигәннәр.

Бишмәт кигән бишне белсә, тун кигән тугызны белер, дигән халкыбыз.

Гомумтөрки “тон”, “дон” сүзеннән килеп чыккан “тун” сүзе “кыйммәтле кием” дигәнне аңлата.

Тун – һәркемгә билгеле җылы өс киеме. Бирнә сандыгында килүче иң кыйммәтле кияү бүләге булып санала. Аның сыйфатына, нинди тиредән эшләнүенә карап, кешенең матди хәле турында фикер йөртергә мөмкин булган. Төлке тун, бәрән тун, кама тунның нинди тиредән эшләнгәне исеменнән үк күренә. Иләнгән тиредән тегелгән тышсыз тунны “кайры тун” дип атыйлар.

Тупас итеп иләнгән тиредән эшләнгәне “кыптыр тун” була.

Кайтарма тунның мехы тышкы якка чыгарып тегелә. Тегелү рәвешенә һәм озынлыгына карап, “билле тун”, “кыска тун” атамалары да бар.

Яшәү шартларына бәйле рәвештә, төрки халыкларда

“толып” дип аталучы кием киң таралган булган. Аны, гадәттә, йонын эчкә каратып, сарык тиресеннән теккәннәр. Атамасы “ярмыйча туналган тире” мәгънәсенә ия. Толыпның озын буе, биек якасы гәүдәне, муенны, башны салкыннан, җилбураннан яхшы саклаган. Кышкы салкыннарда, ат белән юлга чыкканда, тун өстеннән кию өчен дә файдаланылган. Хәлле гаиләдә толып булу гадәти күренеш саналган. Төркиләрдән бу кием русларга да күчкән дип саный галимнәр.

Өйдә сугылган калын, тыгыз постаудан – туладан тегелгән өс киемен “чикмән” дип атыйлар. Өч билле итеп тегелгәне көндәлек җылы кием буларак файдаланылса, туры аркалы, киң итеп тегелгәне юл киеме буларак кулланылган. Беренче төре XX йөз башларында керәшен татарларында һәм Чепца елгасы тирәсендә яшәүче татарларда очрый. Алар аны ак туладан, кырыйларына кара тасма тотып эшләгән. Керәшен кызларыныкы көрән төстә булып, билен бөреп теккәннәр.

Киң аркалы, зур кайтарма якалы һәм озын итеп тегелгән төре барлык татарларда да юл киеме хезмәтен үтәгән. Фабрика тукымасыннан тегелгән озын буйлы, туры аркалы һәм тар кайтарма якалы чикмән кайбер төбәкләрдә ирләрнең көндәлек кием хезмәтен үтәгән.

Яңа кием киючегә әйтелүче “Өстәүле кием булсын, өстеңдә тузсын”, дигән теләктә халкыбызның күркәм сыйфатлары ачыла. Барыбыз да бөтен дөнья халыклары өчен уртак кием-салым кигән чорда милли төсмерләр сакланып калырмы?

Гөлназ Җәлилова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев