Ак күлмәгем, ак күлмәгем, Итәге – зәңгәр бизәк...
Бүгенге үсмер кызларның күлмәк кияргә бик яратмавын, спорт стиленә өстенлек бирүен күрәбез. Нәфислек, нәзакәтлелек, тотнаклы йөрешне гап-гади күлмәк кидереп тә формалаштырып була. 5-6 яшьлек кыз бала инде күлмәк киеп йөрергә тиеш, аның киләчәктә үз-үзен тотышы, гадәтләре нәкъ менә шушы вакытта салына, диләр психологлар
Җылы һәм авыр өс киемнәрен салып, җиңелчә күлмәкләрдән йөрер чак җитә. Игътибар иттегезме икән: узган ел җәендә тоташ буйлы киң хатын-кыз күлмәкләре модага керде. Гүзәл затларыбыз аның бик уңайлы һәм рәхәт булуын билгеләп үтә. Тегелеше белән алар әбиләребез яратып кигән күлмәкләрне хәтерләтә. Замана тукыма төренә, бизәлешләргә, яка уемына һәм җиң-итәк озынлыгына гына бераз үзгәреш керткән. Мода, үзгәреп булса да, әйләнеп кайта бит ул.
Кадерле ядкәр булып, әбиләр сандыгында сакланучы әйберләр арасында күлмәкләр дә бар. Бигрәк тә үзләре тегеп, чиккән күлмәкләрне матур хатирәләр билгесе итеп саклый өлкәннәребез.
“Күлмәк” сүзенең нигезе “күкрәк” сүзенә бәйләнгән, дип уйлый галимнәребез, ягъни баштарак ул күкрәк киеме мәгънәсен белдергән.
Хатын-кызларыбызның элекке күлмәкләре тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле (бала итәкле, бәбәй итәкле) итеп тегелгән, төрле декоратив алымнар – төрле төсләрдәге ефәк һәм атлас тасмалар, чуклар, челтәрләр белән бизәлгән. Галимнәр “туника сыман” дип атаган тегелеш гади тегү техникасы һәм материалның аз тотылуы белән аерылып торган һәм татарларда ул урта гасырларда ук таралыш алган. Киң итәкле мондый күлмәкләр хатын-кызларга ат өстендә йөрергә һәм чүгәләп эшләргә уңайлы булган. Күкрәк уемы алтын һәм көмеш тәңкәләр, ярымасылташлар тезелгән күкрәк бизәме (изү) белән капланган, күлмәк эченнән чигүле тукымадан эшләнгән күкрәкчә киеп калдырылган.
Соңрак, җиңе түгәрәкләп уелып, җилкәсе җөйләп утыртылган күлмәкләр барлыкка килгән. XIX гасыр уртасына хәлле татар хатын- кызларының күлмәкләре җиңел ефәк, йон, мамык һәм нәфис парча кебек кыйммәтле “кытай” тукымаларыннан тегелә. XIX йөз ахырына күлмәкләрнең иңсәләре кыек җөй белән тегелә башлый, фигуралы җиң төпләренә башлары нык җыйдыртылган киң җиңнәр утыртыла. Утыртма якалы муен уемы күкрәкчә һәм изүне мәҗбүри кию ихтыяҗын киметә. Күлмәк итәкләре, җиң очлары киң бала итәкләр, укалы тасма, мех, кош мамыгы һ.б. белән яки чигеп бизәлә.
1905-1907 елларда демократик даирә яшьләре яңача тегелешле күлмәкләргә күчкән: бил һәм кокетка җыйдырмалары юкка чыгып, итәк- чабу аска таба салмак кына киңәеп китә башлаган, җиң очлары тарайган, итәк һәм кофта модага кергән. Әмма күлмәкнең чабуы һәм җиңнәр – озын, өске өлеш капланган килеш калган.
Мөслим якларында хатын-кыз күлмәге итәгендәге бөрмә, гадәттә, 2-4 рәтле булган. Күлмәк җиңнәрен шулай ук бер-ике рәт бөрмә белән теккәннәр. Яшел, алсу яисә көрән тукымалардан тегелгән күлмәкләр күп булса да, ак төскә өстенлек бирелгән. Керәшен күлмәкләренең дә тегелеше Казан татарларыныкыннан аерылмый: туника формасы, утыртма яка, бөрмәле итәкле. Тик алар тукылган (алача) күлмәкне ныграк яраткан.
Дөрестерме-юкмы, әбием бала итәк (бәбәй итәк) белән бәйле сорауларыма болай җавап бирә иде: “Элек күлмәклек тукыма юк иде. Бер кием белән йөргән чаклар да күп булды. Мунчада юып кына кия идек. Кием-салым нык тузмаса, бер баладан икенчесенә кала, әнидән – кызга, әтидән улына күчә. Күлмәкне берничә бала итәкле итеп тегәргә тырыштык. Очы тузган һәм кечерәк балага калган саен, бер бала итәкне сүтеп ала идек, шулай итеп күлмәк тә яңарак төскә керә иде”. Ничек кенә булмасын, бала итәк хатын- кыз гәүдәсен нәфисрәк күрсәткән.
Сатуда бик булмагангамы, күлмәклек тукыма бүләк өчен иң кулай, һәркем яратып кабул итәрлек әйбер саналган. Сабан туена чигүле тастымал белән берәттән 2-3 метр тукыма чыгару гадәте хәзер дә бар. Татарларда күлмәк белән бәйле туй йолалары да булган. Алар төрле якта төрлечә аталган: кием китерү, күлмәк илтү, тугыз бирү, кыз тезү һ.б. Бу вакытта кияүгә һәм киленгә һәр ике як кара-каршы кием бүләк итешкән. Кием китерү көнендә мәҗлес ясаганнар. Бу йола ике гаиләнең туганлашуына ярдәм иткән.
Бүгенге үсмер кызларның күлмәк кияргә бик яратмавын, спорт стиленә өстенлек бирүен күрәбез. Нәфислек, нәзакәтлелек, тотнаклы йөрешне гап-гади күлмәк кидереп тә формалаштырып була. 5-6 яшьлек кыз бала инде күлмәк киеп йөрергә тиеш, аның киләчәктә үз-үзен тотышы, гадәтләре нәкъ менә шушы вакытта салына, диләр психологлар.
“Һәртөрле халыкта булса кирәк, хатын-кыз киеме белән ирләр киеме бер төрле түгел. Бу киемнәрнең бәгъзесе бар, башка халыкта һичберәүдә күренми, һичбер халыкның киеменә охшамый”, – дип язып калдырган Каюм Насыйри татар киеме турында. Татар хатын-кызларын ерактан күреп таныйсы килә.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев