Сөлге чигәм асыл җепләр белән...
Сабантуйның аерылгысыз атрибуты – сөлге. Сөлге – Сабан туеның гына түгел, татар халкының әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символы ул
Халкыбызның көнкүрешендә, көндәлек тормышында, йолаларында урын алган, җырларга кергән чигүле сөлге.
Дөньяга яңа гына аваз салган баланы ак сөлгегә төргәннәр. Кыңгыраулы туй атларын сөлге бизәгән. Киленнәрнең каенаналарына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Туйдан соң су юлы күрсәтүчегә, мунча ягучыга, никах укучыга, башкодага бүләк итеп сөлге әзерләнгән. Сабан туеның колга башларында җилфердәгән чигүле сөлге. Мичтән чыккан икмәк, кадерләп, сөлгегә төреп куелган. Кунакларны чигүле сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар. Кешене соңгы юлга озатканда да сөлге кулланыла. Үзенә, кызына бәхетле гаилә тормышы теләгән һәр әнинең, һәр уңган кызның бирнә сандыгында, һичшиксез, чигүле сөлге булырга тиеш. Тормышның иң матур мизгелләрен хәтердә саклаучы сөлгенең, гомере буена озата баручы кадерле ядкәр рәвешендә, әбиләребез сандыгының иң күренә торган урынында – иң өстә саклануы, буыннан-буынга тапшырылып килүе һич тә гаҗәп түгел.
Татар хатын-кызының уңганлыгын, осталыгын, гаилә кыйммәтләрен үзләштерү дәрәҗәсен дә күрсәтә сөлгеләр. Алардагы бизәк-рәсемнәргә халкыбызның бәхет һәм матурлык турындагы уй-хыяллары, иң якты хис- тойгылары салынган.
Ак төстәге тукымадан төрле төстәге кыйммәтле җепләр белән укалап чигелгән сөлгеләрне халкыбыз “Казан сөлгесе” дип атый.
– Тизрәк, тизрәк күрәсе иде Казан сөлгесен. Күчереп алыр идек өлгесен. Караганда күзне чагылдырырлык була икән ул Казан сөлгесе. Бик кадерле кодаларга гына бирнә итеп биреләсе, – ди К.Тинчуринның “Казан сөлгесе” комедиясе персонажы.
Әйе, бик затлы бүләк саналган Казан сөлгесе. Мондый сөлге башларында киң кулланылган сурәтләр купшы чәчәк бәйләмен хәтерләтә. ХIX гасыр урталарыннан башлап төсле чәчәк бәйләмнәре чигү осталарының аеруча яраткан бизәгенә әверелгән. Бер үк сөлге башында берничә чәчәк бәйләме дә урнаштырылган. Күпертеп яисә яссы итеп тамбур белән чигелгән сөлгеләрдә бизәкләр нечкә һәм нәфис тоташ сызыклар белән яки тутырып чигелә. Шома чигү техникасы да кулланыла. Купшы чәчәкләр, аллы-гөлле күбәләкләр, бал кортлары, пар аккош, күгәрчен, хыялый үсемлекләр, аларның тулышкан бөреләре, йөзем тәлгәшләре, гади кыр чәчәкләре элементлары кергән бизәкләр җәннәт бакчасы, бәхетле гаилә тормышы образын тудырган, чынбарлыкны романтик төсмерләр белән баеткан.
Бүгенге көндә Мөслим туган якны өйрәнү музеенда сакланучы, Диләрә Шадринаның каенанасыннан күчкән түрләмәдә каракатицаны (аз хәрәкәтләнүче кыска кармавычлы диңгез моллюскын) хәтерләтүче бизәкләр бар. Уникаль бизәк буларак теркәлгән әлеге нәкыш Мөслим бренды өчен нигез итеп алынган.
Мөслим якларында тукылган сөлгеләр бик киң таралыш алган. Йола сөлгеләре туй-никахларда, балага исем кушу ашларында, гает, корбан кебек дини бәйрәмнәр уздырганда кулланылган. Бик күп йортларда туку станоклары булган һәм алар бер дә тик тормаган. Безнең як осталары тукучылык сәнгатенә хас булган чүпләм, асалап сугу кебек алымнарны белгәннәр. Галимнәр йола бәйрәмнәрендә, өй эчен бизәүдә һәм көнкүрештә киң кулланылган сөлгеләрнең төрлелегенә игътибар итәләр. Аларның очларына кызыл һәм ак чүпләм ысулы белән, асалап һәм катнаш ысуллар белән сугылган бизәкләр төшерергә яратканнар. Аркылы бизәкле сөлгеләр дә киң таралыш алган. Авыл музейларында кызыл башлы сөлгеләр бихисап. Чуптарлы тастымаллар да очрый. Тукылган сөлгеләрдә кызыл, сары буйлар, ак, кара, шәмәхә, зәңгәрсу, яшел, горчица төсендәге бизәкләр өстенлек итә. Тыныч төсле җепләрдән тукылган сөлгеләр дә бар.
Аллы-гөлле, чәчәкле бизәкләр татарлар яшәгән йортларга һәрвакыт ямь биреп торган, күңелне күтәргән, мохиткә бәйрәм рухы өстәгән. Чигелгән сөлгеләр татар хатын-кызларының сизгер зәвыгын, хыял офыкларын, иҗат тәҗрибәсен һәм осталыгын чагылдырган. Безнең якларда сөлге туку-чигүнең үз осталары булган. Шәмсиямал Мифтахова (1890 елгы), Гайнелҗинан Мифтахетдинова (1903 елгы), Исәнсеф авылыннан Гөлрәйхан Мәгалимова (1936 елгы), Вәрәшбаштан Тәзкирә Низамиева (1943 елгы), Рәмзия Хәсәншина (1954 елгы) һ.б. бик күп нәкыш-бизәк осталарының хезмәтләре бүгенге көндә авыл музейларында саклана.
Әбиләребез чигүле сөлгеләрнең очларын үзләре бәйләгән челтәр белән бизәгән. Мөслим туган якны өйрәнү музеенда бик нечкә җептән үрелгән челтәр башлы чигүле сөлге саклана. Ул Флера Нәбиевага әбисеннән күчкән. Зөлфия Фәхретдинова каенанасының әбисеннән килгән кызыл башлы сөлгесен дүрт буын аша саклап, музейга тапшырган. Олы Чакмакта китапханәче булып эшләгән Роза Хәбибуллинаның чүпләмле сөлгесен Гөлназ Хафизова кадерләп саклаган (фотода). Кул белән бәйләнгән һәм чигелгән мондый нәфис эшләрне күргәч, татар хатын- кызларының уңганлыгына, сабырлыгына соклану, халкыбыз белән, үзеңне дә шул халыкның бер өлеше булуы белән горурлану хисләре кичерәсең.
Бүген без заманча җиһазландырылган йортларда яшибез. Стиль, төсләр дә башка, креатив идеяләр кертергә тырышабыз. Дөньяны күзаллау, фикерләү башка. Әмма көнкүрешебезгә кабатланмас милли төсмерләр бирүче, кемлегебезне, тамырларыбызны искә төшереп, һәрвакыт күз алдында – түрдә эленеп торучы татар сөлгеләре җитми кебек.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев