Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбием сандыгыннан

Кечкенә теләкнең зур көче

Открыткалар язып җибәрү Яңа ел бәйрәменең аерылгысыз өлеше булган заманнар артты калдымы?

Матур теләкләр кешедә бары тик уңай хисләр генә тудыра. Яңа ел исә – дөньядагы барлык кешеләрнең бер-берсенә генә түгел, үзенә дә бары тик изге теләкләр генә тели торган үзенчәлекле бәйрәм. Яңа ел кичендә телдән әйтелгән теләкләр аеруча күп була.

Яңа ел алдыннан матур рәсемнәр төшерелгән открыткаларга теләкләр язып тарату, аны почта аша якыннарыңа җибәрү совет кешесе өчен бер ритуалга әверелгән иде хәтта. Нинди генә окрыткалар юк иде! Бәясе – 5-6 тиен, маркасы да үзендә. Төсле рәсемнәренә кызыгып, шуларны күпләп аласың. Дәфтәр тышына язгандагы кебек иң матур язу белән, тигез итеп (линейка куеп, язмый башлаган ручка белән сызык сызарга өйрәндек, авыш итеп язу да бар иде), бозмаска тырышып (бозсаң, открытка әрәм була!) язасың. Иң ерак туганнарны барлап, башта аларга җибәрәсең. Аннан якын-тирә авылларда яшәгәннәренә. Берсе дә онытылып калырга тиеш түгел! Адреслар, телефоннар язылган махсус блокнот булыр иде шуның өчен. Аларның тора-бара индексларына кадәр ятланып бетәр иде. Маркасызлар – конверт эченә салып җибәрә, ике якка ачыла торганнары, кыйммәткәрәк чыккангамы, иң кадерле дип санаган кешеләргә җибәрелде. Баштарак әзер текстларны бер-беребездән күчереп язсак, үсә төшкәч, теләкләрне үзебез уйлап яздык. Матур эпитетлар күрсәң, аны язып алырга, истә калдырырга тырышасың. 8x6 сантиметр гына булган урынга теләкләрне дә сайлап кына, иң матурларын гына язарга кирәк бит! Каләм кулда ышанычлырак йөри башлагач, открыткада бер дә буш урын калырга тиеш түгел кебек иде. Аны төрле төстәге кар бөртекләре, йөрәкләр, символлар (хәзергечә әйтсәң, смайликлар) белән тутырып бетерергә, тагын да матурларга кирәк. Бер атна кала үзеңә дә котлаулар килеп төшә башлый. Андый рәсемлесе синдә булмаса, аеруча куанасың. Открыткаларны коллекция итеп җыеп барасың, вакыт-вакыт ачып карап, матур хисләргә төренеп утырасың, туганнарыңны сагынып искә аласың.

– Без кечкенә чагында, почта таратучы апабыз бәйрәмнәр алдыннан атнаның билгеле бер көнендә открыткаларны мәктәпкә алып килә иде. Шул көнгә әниләрдән открытка сатып алыр өчен акча сорап алдык. Тәрәзә төбенә җәеп салынган открыткалар арасыннан иң матурларын алып калырга тырышасың. Иң беренче эш итеп, әби-бабайга (әти ягына да, әни ягына да) җибәрә идек. Аннан соң еракта яшәүче туганнарга – Пермьгә, Казахстан якларына, Яр Чаллыга... Аларга открытка атна-ун көн бара. Алданрак салмасаң, вакытында барып җитәр, димә. Почта бәйрәмнән соң 3-4 гыйнварда гына эшли башлый. Каникулга чыгып, кунакка килгәч, кайвакыт әбиләр көлдерә дә иде: открыткагыз килмәде әле, үзегез кайтып та җиттегез дип. Соңрак дус кызларга, классташларга, яраткан укытучыңа дип сайлап аласың открыткаларны. Бирү дә, алу да бик рәхәт иде шуларны. “Котлау текстын “Хәлләрегез ничек? Хат языгыз”, – дип тәмамлау гадәте бар иде”, – дип, хатирәләре белән бүлешә райондашыбыз Роза Маракина.

Ул үзендә совет чоры отрыткалары коллекциясен туплый башлаган. Аларда рәсемнәр гади, аңлаешлы, шул ук вакытта серле дә. Бигрәк тә Яңа ел открыткалары өчен рәсемнәрне тылсымлы итәргә тырышып ясаган рәссамнарыбыз (аларны бик җентекләп сайлап алганнар, күрәсең). Бала чакта бу бәйрәмнән тылсым көтәбез. Шуңа күрә мультфильм, әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы, әкияти серле урман күренеше сурәтләнгән күбесенә.

Кешеләр элек-электән яхшы теләкләрнең көченә ышана. Алар никадәр яхшырак булса, шуның кадәр тизрәк тормышка аша дип уйлый. Шул ук вакытта теләсә нинди теләк инануга әйләнергә мөмкин. Бу фән тарафыннан әле исбатлана алмый, әмма кәгазьгә кулдан язылган кечкенә генә язманың да, телдән әйткәнгә караганда, баш миендә бик күп тапкыр артыграк нейрон бәйләнешләре тудыруы – факт. Бер карасаң, кечкенә генә катыргы кисәге. Ә күпме позитив энергия чыганагы булган икән бит бәйрәм открыткасы! Кечкенәдән туганлык җепләрен сакларга булышкан, игътибарлы, мәрхәмәтле, юмарт, һәрвакыт матур теләктә булырга, пөхтәлеккә өйрәткән, сүзлек байлыгын арттырган.

Хәзер почта аша открытка җибәрүчеләр бар микән? Булса да, бик аздыр. Уч төбе кадәр матур кәгазьдә бәйрәм алдыннан кулдан язылган иң матур теләкләрне алырга бүген дә каршы булмас идек, шулаймы?

 

Фотолар – Роза Маракинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев