Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Тимердәй көчле Диктат

Диктат Мәхмүтов – Торыш авылы егете. Махсус хәрби операция башлангач, районда беренчеләрдән булып контракт нигезендә хезмәт итәргә киткән ир-егеткә – 59 яшь! Ул “Тимер” батальонында хезмәт итә. Бүгенге көндә ул – кыска вакытлы ялда.

– Татарстанда теләге булган һәркемнең исеме билгеле батальонга язылу мөмкинлеге бар, дигәч, ике уйлап тормадым, Ватан алдындагы бурычымны үтәргә киттем. Ләкин бу теләге булган һәр кеше контракт буенча хезмәт итә ала дигән сүз түгел. Физик һәм психологик параметрлар буенча туры килүең кирәк, – ди Диктат абый.

Райондашыбыз – физкультура укытучысы. Мәктәпне тәмамлагач, төз гәүдәле, спортның бик күп төрләрен үз итүче егет Әлмәт физкультура техникумына юл тота. Диплом алгач, укуын Волгоград институтының Яр Чаллы филиалында читтән торып дәвам итә. Хәрби хезмәтне Венгрия якларында үтә. Тойгелде һәм Симәк мәктәпләрендә физкультура укытучысы булып эшләгәндә аның укучылары күп бәйгеләрнең җиңүчесе була.

– Җирлектә иң көчле спортчыларның берсе ул – Диктат. Сабантуйда оештырылучы йөгерешләрдә аны узган кеше булмады. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнде, кулыннан бар эш килә. Җир алып, маллар да тотты, читкә чыгып та эшләде. Контракт төзеп китәргә теләк белдерүе – зур егетлек! Махсус хәрби операция башлангач, очрашулар үткәрдек, аңлату эшләре алып бардык. Нигездә яшьләрне җыйсак та, Диктат Мәхмүтов андый чараларның берсеннән дә читтә калмады.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында укыгыз.

Фото  – Д.Мәхмүтовның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев