Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Безнең геройлар

Һәрнәрсәнең кыйммәте бар

Илфатка кешелеклелек сыйфатлары мулдан бирелгән.

Мөслимлеләр Ватан сагында торучы батыр егетләре белән горурланып яши. Шуларның берсе – Олы Чакмак авылы егете Илфат Вәлиев. Илфат, 2021 елда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китте.

Илфатка кешелеклелек сыйфатлары мулдан бирелгән. Кеше хәленә керә белә, һәркемгә ярдәм итәргә әзер ул. Егет мәктәптә укыганда ук спорт белән шөгыльләнә.

– 2020 елда улыбыз хәрби хезмәткә алынды. Хәрби хезмәте төгәлләнер алдыннан: “Әти, әни, каршы килмәсәгез, мин контракт төзеп, биредә хезмәт итәргә калыр идем. Аңларсыз, дип ышанам”, – дип, телефоннан хәбәр итте. Улыбызның теләгенә каршы килмәдек, иң мөһиме – исән-сау булсын! Өлешчә мобилизация башлангач, улыбызны хезмәттәшләре белән беренчеләрдән булып Херсон юнәлешендә махсус хәрби операциягә җибәрделәр. Февраль ае иде бу. Илфат белән хәбәрләшеп тордык. Ул үзен укуда дип әйтә иде. Без борчылмасын дип, дөреслекне яшергән балакай, – ди Илфатның әнисе Римма.

Илфат мәктәптә укыганда ук Кырымда хезмәт итәргә теләвен әйтә. Бу аңлашыла да: аның әтисе дә, Фиргать абыйсы да Кырымда хезмәт иткән. фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгәндер, егетнең теләге чынга аша. 

Фото – И. Вәлиевнең  шәхси архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 20 июнь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев