Хатын-кыз күңеле – ярсу елга...
Нечкә күңелле гүзәл затлар бернәрсәгә дә битараф түгел
Аларның шигырьләрендә сөю-назлар белән бергә туган якка мәхәббәт, үткәннәрне сагыну да, бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатьләр дә, бүгенге вәзгыятькә мөнәсәбәт тә чагылыш таба.
Җиңү таңы килер илемә!
Күрше егете киткән ил якларга,
Курыкмаган утлы дәрьядан.
Шундый ирләр күбрәк булсын иде,
Намусларын читкә сатмаган.
Таңнан торып чыгып киткән, диләр,
Беркем белми калды уйларын.
Хәсрәтемнән утырып дога кылдым,
Уң итсен, дип, Ходай юлларын.
Тыныч кына егет иде күршем,
Һич йөрмәде үзе мактанып.
Гади генә итеп тормыш көтте,
Бар булганын сөйде шатланып.
Штурмовик ди безнең якташ бүген,
Нәкъ шундыйлар утның түрендә!
Ир-егетнең кыюлыгы шунда,
Кызган мохитләрдә күренә.
Кирәк чакта бозлы суга керә,
Җир астыннан үтә торбадан.
Дошманнардан илне чистарта ул
Бабалары үткән юлларда.
Сизә күңел, озакламас инде,
Җиңү таңы килер илемә!
Шул батырлар алып кайтыр аны
Мылтык йөрткән ныклы иңендә!
***
Туган авылым Тегермәнлек минем,
Ташлы таулар буена урнашкан.
Дистәләгән йорты, бер урамы белән
Күренеп калыр сезгә зур юлдан.
Юлларымны башлыйм мин күпердән,
Елга буйларына күз салам.
Балачакның матур мизгелләре
Су юллары булып сузылган.
Ялан буйлап боргаланып ага елга,
Толым-толым бөдрә таллар шунда.
Яр буенда бәбкәләре белән
Үрдәкләрем мине көтеп тора.
Сары чәчле гади кызчык идем,
Әй, уйнадым елга буенда!..
Ташлар тездем, этләч балык сөздем,
Хәтта йөздем тирән урында.
Ык сулары белән кочаклашып,
Елгам китә ерак җирләргә.
Тозлы дулкын булып бәрәдер ул
Без күрмәгән ят бер илләрдә.
Минем белән яшьлек арасында
Дистәләгән еллар бар инде.
Инешкәем миңа кибә кебек,
Ык елгасы күптән тар инде.
Яшьле күзләремне сөртә-сөртә,
Тау ягына борам башымны.
Ферма буйлап әнкәй кайта кебек,
Җиткеримче тизрәк ашымны.
Чишмә буйларына төштем бүген,
Мин белмәгән кеше су ала.
– Күрше авылдан киләм монда, – ди ул,
Күп сөйләшми китеп югала.
Бер чыккачтын барып кайтам әле,
Борылма тауларына юл алам.
Саг(ы)нам сезне, көтү сукмаклары,
Төшләремә керә яшел алан.
Авылдашым, хәтереңдәме синең
Зур ташларга исемең язганың?
Консервалы балык, шешәгә чәй салып,
Көтү көтәм диеп барганың?
Борылма тавы бүген бушап калган,
Сарык-сыерлары югалган.
Көтү көтәм дигән балалар да
Дөнья буйлап инде таралган.
Күпме диңгез, таулар күргәнмендер,
Һинд океаннарын буйладым.
Ләкин Тегермәнлек авылы матурлыгын,
Сихри көчен бүген аңладым!
Очрашабыз бары Сабантуйда,
Бәйрәме дә бик тиз үтеп китә.
Кайтыгыз сез, яшим диеп туган якта,
Борылма тавы бүген безне көтә!
Ләйсинә Сәгъдиева. Югары Табын авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев