Тел күрке – сүз
Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Тел күрке – сүз” проекты буенча әзерләнгән утырыш үтте
Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Тел күрке – сүз” проекты буенча әзерләнгән утырыш үтте.
Мөслим – республикабызда татарлар күп яшәүче районнарның берсе. Татар телендә матур сөйләүче, җор телле халык яши бездә. Сүз эзләп кеше кесәсенә керми мөслимлеләр. Без, мөслимлеләр, яшь буынны гаиләдән үк туган телне яратырга, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туган телнең кадерен белергә, аны сакларга һәм тагын да үстерергә өйрәтәбез.
“Тел күрке – сүз” дип исемләнгән чараны Салауз-Мухан мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия Шәгалиева, китапханәче Фиалка Фазлыева оештырды. Кунак итеп 50 елга якын гомерен балаларга аң-белем, тәрбия бирүгә багышлаган хезмәт ветераны, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы Вәсилә Хәйдәрованы чакырдылар. Моннан тыш Вәсилә апа биш китап авторы да.
Ул 1971 елдан Салауз-Мухан авылында яши, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта, шигырләр яза. Газета-журналларда аның күпсанлы мәкаләләре дөнья күрде, дәрес үрнәкләре, бәйрәмнәр, кичәләр өчен әзер кулланмалары күп. Ул мәктәптә укытучылар методик берләшмәсе җитәкчесе дә. 1988 елда аның педагогик эш тәҗрибәсе турында альбом республиканың ВДНХ күргәзмәсенә җибәрелә, В.Хәйдәровага грамота һәм Рәхмәт хаты тапшырыла.
Дистә елдан артык шушы мәктәп директоры булган Динар Мәгалимов Вәсилә апага чәчәкләр тапшырды. В. Хәйдәрова исә аңа Сөләймановлар, Апукаевлар, Хәйдәровлар мәктәбен саклап кала алган һәм аны бүген дә менә дигән итеп тоткан өчен ихластан рәхмәтен җиткерде.
Вәсилә Хәйдәрованың элекке хезмәттәшләре: оста гармунчы, рәссам, Татарстанның физкультура һәм спорт отличнигы Марс Тимергалиев, тәмле ризыклар пешерергә өйрәтүче оста куллы биюче, сәнгатьле сөйләү остасы Гөлүсә Шириева, сәлам хатлары язучы укучысы, хәзер инде үзе укытучы Люция Насыйрова яраткан мөгаллимнәре турында хатирәләрен яңарттылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Фәүзия Шәгалиева чарада катнашучыларның һәрберсенә Вәсилә Хәйдәрова язмаларына таянып әзерләнгән “Яшьләргә ун нәсыйхәт” китапчыгын бүләк итте.
Исегездә тотыгыз: тел
күрке – сүз.
Бер сүз җитә җанны җылытырга,
Бер сүз җитә эзне суытырга.
Күп кирәкмени соң?! – дип, кат-кат искәртте Вәсилә апа. Марс Тимергалиев хромкасын сыздырып җибәрүгә, залдагылар, аягүрә басып, “Туган тел” җырын башкарды.
Вәсилә Хәйдәрованың чарадан алган тәэсирләрен Фәридә Гайнетдинова язып алды.
Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев