Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тавык – йорт кошы

Игътибарыгызга Мөслим гимназиясенең 2в сыйныфы укучыларыннан килгән хатларны тәкъдим итәбез. Бу юлы алар йорт кошы – тавык турында язган.

Мин – фермер Тавык – йорт кошы.
Безнең тавык фермабыз бар. Без анда чебиләр үстерәбез. Яз көне яңа туган чебиләрне алып кайтып, җәй буена үстерәбез.
Чебиләргә махсус ризыклар ашатабыз, витаминнар бирәбез. Кечкенә чебиләрне үстерү башта авыррак була. Вакытында ашарга, су бирергә, вакытында астын чистартырга кирәк. Ә аннан соң бар да җайланып китә.  Әтием белән әниемә мин дә булышам. Үземне кечкенә фермер дип хис итәм.


Илдан Муллагалиев.


Мактанчык тавыклар Әбиләребезнең тавыклары бик күп. Җәй көне кунакка кайткач, мин аларны күзәтәм. Иртән иртүк әбием аларны үлән ашарга ишегалдына чыгара. Алар ярыша-ярыша үлән чүплиләр, тырманып, җирдән сөләү эзлиләр. Аннан әбием аларга кычыткан турап, җим бирә. Мин дә әбиемә булышам. Бераздан соң тавыклар, берсен-берсе уздырып, йомырка салулары белән мактана башлыйлар.


Ралина Сираева.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев