Шигырь күңел чәчәге генә түгел...
Рүзәл Минһаҗевның хисләре шигъри юллар булып кәгазьгә тама
Минем өстәлемдә һәрчак Г. Тукай, М. Җәлил, Һ. Такташ, Ә. Атнабай, Н. Нәҗми шигырь китаплары өелеп тора. Шигырь җене кагылган нәфис сүз артисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак бу җыентыкларны бик еш кулга алам. Күбесен яттан белсәм дә, “Туган тел”, “Җырларым”, “Мокамай”, “Туфрак”, “Татар барда хәтер бар” шигырьләрен тагын бер кат китаптан укып, шигъриятебез белән горурлану хисе кичерәм. Бу китаплар янына Мөслим районының Метрәй авылында иҗат итеп яшәүче Рүзәл Минһаҗевның “Егет без!!!” дигән шигырьләр җыентыгы килеп өстәлде.
Кемнәрдер Рүзәл Минһаҗев китабын атаклы шагыйрьләр рәтенә куйгансың, дияр. Әйе, куйдым. Иң элек аның аңлаешлы гади халык теле белән язылган җырлап торган шигырьләрен укып чыгарга кирәк. Шигырьләренә соклануымны белдереп язарга иренмичә кулга каләм алдым. Минем Рүзәл белән очрашканым, күреп сөйләшкәнем юк, фәкать шигырьләре аша гына таныштык. Аның “Егет без!!!” китабын миңа Татарстанның халык артисты, җырчы Марат Галимов бүләк итте. Китапның беренче бүлегенә җырчылар, композиторлар тарафыннан көйләр язылган дистәләгән җыр шигырьләре тупланган. Көй язучы җырчылар концертларда бу җырларны үзләре үк башкаралар икән. Моны әдәбият һәм сәнгатебез байлыгы дип әйтмичә мөмкин түгел. Китапка кереш сүзне Зиннур Хөснияр язган, Рүзәлнең икенче җыентыгын чыгаруга Рөстәм Сәрвәров зур өлеш керткән.
Икенче бүлек “Иң бәхетле кеше мин икән... Әнкәм белән әткәем исән...” дип башлана. Бу бүлектә әти-әнисе белән горурлану, тормыш иптәшенә булган мәхәббәт, кызлары Ясминә белән Сәйдәгә багышлап язылган “Бәгърем кыйпылчыгы”, “Таң йолдызым” шигырьләрендәге “Син бит минем йөрәк тибешем, Гел сөенеп яшә, җимешем...” дигән юллар урын алган. Матур табигате, гүзәл, тырыш халкы булган Мөслим районы белән горурлану шигырьләре тупланган.
Шигырь күңел чәчәге генә түгел, ул – сәясәт. Аның Бөек Җиңүгә багышланган һәм сугышка нәфрәт шигырьләре аерым бер урын алып тора.
Сугыш чоры балалары бит без,
“Фронт” диеп, көн-төн бил бөктек.
Атлар түгел, үгезләрне җигеп,
Без бит, балам, яшьли интектек.
(“Авыл карчыгы” шигыреннән)
Китаптагы 4 битлек бу шигырьне укыгач, күзләрдән үзеннән-үзе яшь килә.
Без быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгын зурлап билгеләп үттек. Ә дөнья әле дә тыныч түгел. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә моңа борчылуын белдерә.
Җырчы Марат Галимов әйтүенә караганда, Рүзәл Минһаҗев махсус хәрби операциядә катнашучыларга 30 тапкыр гуманитар ярдәм илткән. Ә Марат Галимов белән махсус хәрби операциягә ярдәм илтүче егетләр хәрбиләр каршында 8 концерт биргән. Рүзәл үзенең патриотик шигырьләрен укыган:
Тарихлы еллардан,
Тузанлы юллардан
Җиңеп кайтыр
Безнең Егетләр!!!
Әсәрендә җиңүгә ышаныч, Ватан өчен көрәшүче дуслары, якташлары белән горурлану хисләре ташып тора. “Дустым Шабаем”, “Фәннүргә”, “Фахам минем”, “Морзаханым өзде бәгырьне” исемле шигырьләрен, Рөстәм Шәйхразиевка, Алмаз Кашаповка багышланган иҗат җимешләрен укыганда йөрәк сикерә, бугазга төер тыгыла... “Кичер безне, дустым Морзахан” шигырен укыганда кем генә битараф калыр икән?! “Мөслим егете, якын дустым, күршем Илнар Морзаханов безнең арабыздан мәңгелеккә китте” диелгән анда.
Чулпан белән матур гаилә
кордың,
Өч балага биреп гомерне.
Сабыйларны сөя алмый
калдың,
Ачы язмыш барысын җимерде.
Мин Рүзәл Минһаҗев иҗатына анализ ясарлык белгеч түгел, андый максатым да юк. Шуны аңладым: аның йөрәге тулы хис, шулар ташып чыгып шигъри юллар булып кәгазьгә тама. Аның “Егет без!!!” дигән саллы китабы күренекле татар шагыйрьләренең җыентыклары белән бергә өстәлемдә торачак.
Рәшит Сабиров, нәфис сүз артисты.
Римма Афзалова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев