Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Милләтпәрвәрләр үсә

2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

Рухи кыйммәтләрне ныгыту, саклау, традицияләрне торгызу, милли киемнәрне, элеккеге эш коралларын барлау һәм киләчәк буынга җиткерү максатыннан Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә күләмле эш башкарылды. 

Районыбызда “Мөслим бизәкләре” проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге проектка укучылар да, мәктәп коллективы һәм ата-аналар да бик теләп кушылды. Укучыларның күңел җылысын биреп чиккән кулъяулыклары төрле күргәзмәләрдә урын ала. Егет-кызларның яраткан шөгыльләре булу сөендерә. 

Тәнәфесләр бездә бик күңелле үтә: бергәләшеп “Сигезле”, “Өчле” биюләрен биибез, “Йөзек салышлы”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Чума үрдәк, чума каз” уеннарын уйныйбыз, такмаклар әйтешәбез. 

Узган ел мәктәптә театр түгәрәге эшли башлады. “Чаткылар” театр түгәрәгенә йөрүче укучылар Фәрит Гыйльмановның “Шүрәлеләр ни атлы?” әкиятен сәхнәләләштереп, авылда узган бәйрәмнәрдә катнаштылар.

Гүзәл Хөсәенова, Түбән Табын гомуми белем бирү мәктәбе директоры.

Фото - Түбән Табын гомуми белем бирү мәктәбе архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев