Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Матбугат үзәгендә эшләү, яки Торышка юл салу тарихы

Мөслим матбугат үзәгендә эшләү дәверендә яңа һөнәр өйрәндем. Авылны юллы итүгә дә өлеш керттем.

Язмыш җилләре мине урау юллар аша “Авыл утлары” газетасы редакциясенә китерде. Газета, телевидение, радионы һәм типографияне үз эченә алганлыктан “Матбугат үзәге” дип атала иде ул. Яшьлектә үк күңелдә бөреләнгән журналист булу теләгем тормышка ашты. 
Көн дә иртән Мөслимгә китәм, кич кайтам. Язгы-көзге чорда, көчле яңгырлардан соң яки кышкы бураннарда Торыш белән Симәк авыллары арасындагы 7 чакрым араны үтү гүр газабына әйләнә. “Нива” машинасы да бу араны бик авырлык белән уза. Елгабаш авылының терлекчелек комплексына җитеп, Мөслим юлына чыккач кына җиңел сулап куясың, анда асфальт юл башлана. Юлны әле яңарак оешкан “Юлчы” оешмасы сала. Тормышка ашмастай тоелса да, күңелгә: “Кайчан безнең Торышка да мондый юллар булыр икән?” – дигән уй килә. Табигате белән күпләрне сокландырса да, авылыбызның читтәрәк урнашуы, үзәк юлдан шактый ерак булуы уйларыма күләгә төшергәндәй була. Торыш авылына да асфальт салынсын өчен нишләргә? Ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә? Әлеге һәм башка сораулар баштан чыкмый. 

Язманың тулы вариантын "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 3 февраль саныннан укый аласыз

Азат Гыйльметдинов, Торыш.

Фото - "Мөслим - информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев