Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Җиңү таңы якынайганда

Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны Гыйззәт Ситдыйковның якты истәлегенә.

Тәненә коточкыч суык үтеп керде, караңгы, шыксыз, ташландык бер йортның салкын идәнендә аңына килде Гыйззәт. Чүпрәк белән бәйләнгән уң кулын көчкә кузгатып, сул кулын, аякларын, башын капшады. “Исән, барысы да урынында!” дигән уй йөгереп үтте. Сул күзен, башын бәйләгән чүпрәкне бераз күтәрә төшеп, уң күзе белән тирә-якка күз салды. 
Тып-тын. Вакыт-вакыт каядыр еракта туплар гөрселдәгәне генә ишетелеп куя. Сулдагы ике тәрәзә бозланып каткан, тулган айның саргылт яктысы бозлы тәрәзәләр аша бүлмә идәненә төшә. Түрдә акшарлары купкан зур мич күренә, мич буенда берничә утын кисәге ята. 
Әлеге шыксыз бүлмәдә ул үзе генә түгел. Канлы бинтлар белән аяк-куллары, башлары уратып бәйләнгән, өрәккә охшап калган солдатлар ята. Алар ыңгырашмыйлар да, су, ярдәм сораучы да юк. Гыйззәт үзенең үлеләр арасында ятуын аңлап алды. “Әллә төш күрәмме соң?” дигән уй килде башына. Өзелеп карыны ачты. “Юк, үлгәч ашыйсы килмидер”, – дип уйлады солдат. Бәхетенә шинелен салдырмаганнар иде. Шинель кесәсенә кулын тыгып, сохари кисәге һәм шырпысын капшады. Хәзер ничек тә торырга кирәк иде. Менә ул, үрмәләп, мич буена якын килде. Тәне, башы сызлавына түзеп булмый, озак ятып өши башлаган аяк-куллары хәрәкәтләнергә теләми. Гыйззәт, бар көчен җыеп, мич тергезде. Инде күптәннән ягылмаган мич, янында тере җан иясе күреп сөенгәндәй, гөрләп кабынды. Коры утыннар өстендә ялкын телләре биешә башлады. Гыйззәт туңган бармакларын утка якын китерде. 
Сугыш картиналары берәм-берәм күз алдына килде. Әле кичә генә аларның ротасы бер авылны фашистлардан азат итте. Гыйззәт каты яраланды, аннары аңын югалтып егылды. Яралыларны ниндидер йортка ташыдылар, үлгәннәрне төнлә салкын бинага керттеләр. Җан әсәре сизелмәгән, шактый күп кан югалткан Гыйззәт тә эләкте монда. Таң аткач, исән яралылар тылга озатылырга, үлгәннәр “Туганнар каберлегенә” җирләнергә тиеш иде. 
Дөрләп янган мич җылысы Гыйззәткә туган йортын, авылын искә төшерде. Үткән тормышы күз алдына килде... 
Яңа гасырга кергәндә, 1900нче елның 7 мартында Кәкре Елга авылында дөньяга килде ул. Семьялары ишле булды. Абыйлары Закир һәм Шакир гражданнар сугышында һәлак булды. Комсомол энесе Шәйхулла кулаклар тарафыннан кыйналудан савыга алмыйча дөнья куйды. Кече энесе Газизҗан Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк һәлак булды. 
Гыйззәт малай чагында 4-5 ел буена авыл мәдрәсәсенә йөрде. 14 яшьлек чагында инде ул үзен генә түгел, гаиләсен дә карарга тиеш иде. Башта авыл мулласы Сәетбаттал кибетендә приказчик булып эшләде, соңыннан сәүдә эше аның төп һөнәренә әйләнде. Әмма аңынчы 19 яшь тә тулмаган Гыйззәткә ифрат та катлаулы, могҗизаларга бай тормыш юлы үтәргә туры килде. 
Ата – улны, ана кызны белмәгән чуалчык еллар. Нәкъ шул вакытта Гыйззәт гомуми мобилизациягә эләкте. Аны акгвардиячеләр үткәрде. Солдат хезмәтенә чакырылган авыл яшьләре аклар ягында “Россияне саткан большевиклар”га каршы сугышырга тиеш була. Әмма бертөркем авыл яшьләре Бөгелмә юлында ук аклардан качалар һәм хәрәкәттәге Кызыл Армия сафларына барып кушылалар. Шуннан башланды да инде Гыйззәтнең Россияне аркылыга да, буйга да гизүләре. 
Кайларда гына булырга туры килмәде аңа?! Аеруча хәтердә калганы – Петроградта хезмәт итү. Аннары аларны фронтка – Юденичка каршы сугышка алып чыгып киттеләр. Архангельскины азат итү өчен барган сугышларда ул беренче тапкыр яраланды. Гыйззәткә Латвия, Литва җирләрендә дә булырга туры килде. Польша чикләренә барып чыкты. Аннан Азов диңгезе буена кайтып төште. Керчь, Краснодар, Ростов-Дон тирәсендәге көрәшләрдә катнашты. Азәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстан җирләрен дошманнан арындыру операцияләрендә катнашты. 
Гыйззәт туган якларына бары тик 1922 елның җәендә генә кайтып төште. Коточкыч авыр чор. 1921 елгы ачлык авылның шактый халкын кырган. Колхозлашу чорлары. Ул, тормыш иптәше Камилә белән, беренчеләрдән булып, колхозга керде һәм аны ныгыту, үстерү өчен көчен дә, вакытын да кызганмады. 
Авылның беренче большевигы, активисты саналган Гыйззәт Ситдыйковка теш кайраучылар, юлына аркылы төшүчеләр дә булды. Туры айгыры шәп иде, җитез, сизгер иде, күп тапкырлар яшь җитәкчене үлемнән коткарды. Аңа берсеннән-берсе җаваплырак эшләр йөкләнде.

Районда Мулланур Вахитов исемен йөртүче беренче совхозны аякка бастыруда да зур көч куйган кеше ул. Нәкъ шул елларда партия көн тәртибенә сәүдә эшен җайга салу мәсьәләсен куйды. Гыйззәт монда да башлап йөрде. 
Гыйззәт Тымытыкта райплан рәисе булып эшләгәндә, Бөек Ватан сугышы башланды. Аңа өр-яңадан кулына корал алырга туры килде. Минер, сапер-радист буларак, илебезнең Совет Заполярьесын дошманнан саклау өчен фидакарьләрчә көрәште. 
...Камиләсе ачлык, ялангачлык елларында алты баланы үстерү өчен көн-төн эштә булды. Ачлыктан интеккән балаларга, яшел бәрәңге сабагын турап, шулпа пешереп бирә иде. Дүрт кыз арасында бишенче булып дөньяга килгән 5 яшьлек Индус әче шулпаны эчкәч, эче авыртудан өзгәләнеп елады. Базга төшеп, нәни бармаклары, тырнаклары канаганчы, баз туфрагыннан бәрәңге эзләде. Бервакытны күп актара торгач, әллә нинди могҗиза белән исән калган 7 бәрәңгегә юлыкты. Шул 7 бәрәңге дөньяның бар байлыгыннан өстен иде ул көнне. Камилә ул көнне кечкенә генә бәрәңге тәкәләре пешерде. 
...Гыйззәт хатыны һәм балалары белән төшкән фотоны түш кесәсендә йөртә. Мичтән төшкән яктылыкта әлеге фотодагы газиз кешеләрен берәм-берәм күздән кичерде. Балаларына ул заманча исемнәр бирергә тырышты. Олы кызына Фая, аннан соң туганнарына Зария, Роза, Лена исемнәре кушты. Бердәнбер улына Индус исемен куйды. Сугыш алдыннан туган кызы Әлфия булды. Илләр гизеп кайткач туачак төпчек улына Илгиз дип кушачагын белми иде әле ул. Фая белән Индусның – укытучы, калган балаларының тормышы сәүдә белән бәйләнәчәге дә ерак киләчәктә иде. Күп медальләр тагып, сугыштан исән-сау кайтачагын, җитәкче урыннарда эшләп, илебез өчен тырышып хезмәт куячагын да белми иде Гыйззәт. 
...Кышкы озын төн узып бара. Тәрәзәдә таң яктысы шәйләнә башлады. Кинәт кемнеңдер карны шыгырдатып йортка таба килүе ишетелде. Ишек ачылды. Ишектән салкын һава болыты белән бергә санитар килеп керде. Мич буенда утырган солдатка ул бераз куркулы да, гаҗәпләнүле дә караш ташлады. Канлы чүпрәкләргә чорналган, әле генә үлеп терелгән Гыйззәткә санитар кыз тормыш фәрештәсе булып күренде. 
Канлы сугышның тагын бер көне туып килә иде... 
Чулпан Ситдыйкова, Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев