Эшләп үскән буын
РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, көчле ихтыярлы, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк Сәрмәдия Мирзаяновага 85 яшь тула
Һәр чорда һәр төбәкнең башкалардан үзенә генә хас сыйфатлары белән аерылып торучы шәхесләре була. Табигатьнең оҗмахка тиң Дусай авылында туып-үскән, татар хатын-кызларына хас булган бөтен уңай сыйфатларны – матурлык, сабырлык, тыйнаклык, тугрылык, игелеклелекне үзенә җыйган Сәрмәдия апа да – шундыйлардан.
Сугышка кадәр туган балаларның күпчелеге кебек, бер тапкыр да “әти” сүзен әйтә алмый үсә ул. Әтисе Әхтәм әнисен, хатынын, ике кызын һәм туачак баласын калдырып, туган илен сакларга сугышка китә һәм чит җирләрдә батырларча һәлак була.
Гаиләдә биш хатын-кыз: әби, әни, өч кыз бала кала. Сугыш китергән авырлыклар аларны да урап узмый. Көнне төнгә ялгап колхозда эшләгән анасы Галия апага сугышта үлгән туганнарының ятим калган балаларын тәрбияләү дә өстәлә. Әле ярый ярдәмгә кайнанасы Фәрхиямал була. Сәрмәдия апа башлангыч белемне туган авылы Дусайда алганнан соң, 5 чакрымдагы Баек җидееллык мәктәбенә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Дусай колхозында хезмәт юлын башлый. 13 яшьлек кыз бөтерчек кебек була. Гаиләдә ир-егетләр булмагач, колхозда, йорт-җирдә нинди генә эшләр башкармый ул! Әнисе авырып киткәч, аның урынына фермага бозаулар карарга йөри. Тегермәнен дә тарта, ат җигеп урман да чыгара, басуга тирес тә тарата, чәчүен дә чәчә, комбайннан ат белән икмәк тә ташый, кулыннан балта белән чүкеч тә төшми. Япь-яшь балага күпме кул хезмәте башкарырга туры килә! Ләкин кече яшьтән үк эшләп үскән, әнисенә охшарга тырышып ныклы ихтыяр көченә ия булган кыз бер эштән дә куркып тормый. 17 яшендә кызга тагын сынау килә: бер-бер артлы әнисе белән әбиләре якты дөнья белән саубуллаша. Тормыш йөген тартучы, җил-яңгырдан саклаучы, усаллардан яклаучы мәрхәмәтле әниләрен, үлән, кәлҗәмә җыеп, оныкларын ачлыктан саклап калган әбиләрен югалту бик авыр була. Өч кыз бала: апасы Мөҗәллия, сеңлесе Миңсылу белән Сәрмәдия авыр йөкне үзләре генә тарта башлый.
Ләйлә Баянова. Дусай–Баек.
Фото – Сәрмәдия Мирзаянованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев