Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Авылны мәдәният хезмәткәрләре яшәтә

Төрле чаралар үткәреп, алар авыл тормышын кызыклы һәм мәгънәле итә

Соңгы арада халык уянгандай итте: актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә, сәнгатькә тартыла, чараларда катнаша башлады. Район мәдәният йортында оештырылган бәйрәмнәргә дә йөреп кенә торалар. Эстрада артистларының концертларына да акчаларын кызганмыйлар: 1500-2000 сум акчаны чыгарып салалар. Әлбәттә, йөрергә кирәк, болай да “йомылып” беттек. Кешеләр белән аралашу, балалар белән сөйләшү, туганнар белән күрешү, якыннарның хәлен белешү онытылып бара бит. Җитмәсә, иртә таңнан зарлана башлыйбыз һәм кич җиткәнче сузабыз: авыртмаган җир, сызламаган урын калмый. Кулга тотып эшләргә бер эш юк, ә көн җитми. Йокларга ятарга өлгермисең, таң ата! Шөкер итә белмибез һәм һаман-һаман сәбәбе дә табылып тора: я кар ява, я көн суыта, я бозлавык, я җылыта... Менә шундый искиткеч кызык һәм кызганыч та дөньяда яшибез.

Безнең арада зарланмыйча, дөньядан – ямь, тормыштан тәм табып яшәүчеләр дә аз түгел. Авызлары тулы кан булса да, төкерергә ашыкмый андыйлар. Әле, җитмәсә, башкаларның да күңелен күреп йөриләр. Авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре Рамил Сәхаутдинов белән Алия Сәхәбетдинова – шундыйлардан.

Рамил абый – авыл клубы мөдире, ә Алия – китапханәче. Авылда узган һәр чарада алар – әйдәп йөрүчеләр, оештыручылар. Икесе дә сәнгатькә гашыйк: җырлыйлар да, театрда да уйныйлар, эшкә дә нык үзләре. Клублар эшләми, китапханәгә йөрүче юк дип әйтүчеләр җитәрлек, ләкин безнең Вәрәшбаш авылында бу ике оешма бер көн булса да ял итә микән?! Халыкны клубка китерә алмасалар, аптырап тормыйлар: үзләре өй саен кереп, концерт куеп йөриләр.

31 декабрь көнне өй мәшәкатьләре, табын әзерләү белән мәшгуль булып йөрим. Капка тавышы ишетелде. Шул арада ишектән җырлый-җырлый Кыш бабай белән Кар кызы килеп керде. Иң зур бүләк: бәйрәм белән котлап, мандарин биреп чыгып киттеләр. Менә бит, бер җылы сүздән, кечкенә генә мандариннан да күңел күтәрелеп, ел буена җитәрлек энергия алып калдым. Мин генә түгел, авыл халкының күпчелеге кичергән бу хисләрне. Тынгы белмәс, эшләрен күңелләрен биреп башкаручы шушы ике кеше ярдәме белән башка бәйрәмнәр дә шушы рухта уза безнең авылда.

Декабрь бәйрәмнәргә, чараларга бик бай, тыгыз ай инде ул. Шуларның иң җаваплысы – мөгаен, театрдыр. Традициядән читкә тайпылмыйча, “Сердәш” театры үзешчәннәре көче белән Наил Гаетбайның “Әстәгафирулла” комедиясе сәхнәләштерелде. Рольләр, һәрвакыттагыча, үз хуҗасын тапкан. Төп Иркә ролен – Айгөл Ситдикова, аның ире Даянны Рамил Сәхаутдинов башкарды. Иркәнең ахирәте Бикәне – Алия Сәхәбетдинова, бик шук һәм хәйләкәр Азат образын Айзат Әхмәдуллин тудырды. Яшь укытучы кыз Ләлә ролендә – Динара Ситдикова, аның әнисе Шәмсия апа ролендә Гөлнара Гыйздуллина булды. Драматург Наил Гаетбайның бик эчтәлекле әлеге әсәре артистларыбыз аша халык күңеленә тирән үтеп керде.

Гаилә татулыгы һәр пар өчен бик мөһим һәм кадерле! Ләкин бер-береңә ышанмау, читләрнең мәкере, көнчелеге аркасында бәхетсезлек тә аяк астында һәм ул зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Бу әсәрдә дә автор якын дусларга да тулысы белән ышанып бетәргә ярамаганлыгын аңлатырга тели һәм гыйбрәт алырга чакыра.

Артистларыбыз үз рольләрен бик яхшы башкарды, ә тамашачылар, үз чиратында, әсәр эчендә кайнады: тормышның агын да, карасын да күңелләре аша үткәрде. Күңелсез моментлар булса да, комедия барыбызның да кәефен күтәрде, өй мәшәкатьләреннән арындырып, проблемаларны оныттырып торды.

Инде ничә еллар авылыбызда театр түгәрәге эшләп килә. Яшьләрнең дә театрга тартылуы куандыра. Спектакльләрдә мәктәп укучылары, студентлар катнашу зур мактауга лаек. Артистларыбызның тырышлыгын хөрмәт итеп, спектакльне карарга килүчеләргә дә күңел сөенә.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: авылларның киләчәге кыл өстендә торганда, авылга җан өреп, рухи көч өстәп торучы Алия белән Рамил абыйга эшләрендә иҗади уңышлар телим. Киләчәктә дә дәрт-дәрман белән эшләрен дәвам итсеннәр иде!

Миләүшә Хәсәнова язмасы һәм фотосы. Вәрәшбаш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев