Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Зур дәрәҗәле исемне лаеклылар гына йөртсен иде

Бөтен районны берьюлы күреп киткәч, икенче юлы килү алай кызык булмастыр.

– Мөслим зур кунаклар кабул итте. “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының вәкилләре районыбыз белән танышты. Мин үзем әлеге оешманың вәкиле түгел, ләкин таныш-белешләрнең сүзе буенча, кунакларга әзерләнгән программа артыгы белән тулыландырылган. Ике көнгә чит җиргә килгән кешеләр ул кадәр яңа мәгълүматны үзләштерә аламыни? Беренче көнне төнге 10 кадәр Мөслимне күрсәткәннәр! Вакыт иркенрәк булырга тиеш булгандыр, мөгаен. Бөтен районны берьюлы күреп киткәч, икенче юлы килү алай кызык булмастыр. Җитмәсә, ул татар хатын-кызлар оешмасындагы ханымнар, телебезне белмәгән килеш, ничек итеп үзләрен: “Татар мин!” – дип горурланып әйтә ала икән? Бу сүзләрем кемнеңдер хезмәтен бәяләү түгел, ләкин “Ак калфаклы” дигән зур дәрәҗәле исемне лаеклылар гына йөртсен иде.

Динара Салихова.
Мөслим.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев