Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Хәйрия акциясе

“Киемнәргә – икенче тормыш” хәйрия акциясе узды.


– 5-9 октябрьдә Мөслим мөхтәсибәте һәм “Ак калфак” оешмасының Мөслим бүлеге “Киемнәргә – икенче тормыш” хәйрия акциясен уздырды. Акциянең максаты – авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә, күпбалалы гаиләләргә булышу. Хәйрия акциясендә 186 кеше катнашты. Райондашларыбыз кулланылышта булган киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары китерде. 4538 данә кием җыелды һәм таратылды.
Киемнәрне Сарман, Азнакай, Минзәлә районнарыннан да килеп алучылар булды. Балалар үсеп, яисә үлчәме, төсе ошамыйча киелмәгән киемнәр була. Ташларга кул бармый, ә шкафта урын биләп тора. Алар кемгәдер кирәк булырга мөмкин. Мондый акцияне май аенда да оештырган идек. Кулланучыларның күплеге башкарган эшебезнең мөһимлеген күрсәтте.
Шул ук вакытта мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм йөзеннән бәйләгән яки кибеттән алынган оек- бияләйләр дә җыйдык. Аларның саны 90 парга җитте. Киң күңелле райондашларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез.

Илүсә Исламова, Баланлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев