Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Миргарифан Ханнановны искә алу кичәсе булды

Кичә моңлы җырлар, шигырьләр, Миргарифан Ханнанов турында истәлекләр белән үрелеп барды.

– Салауз-Мухан мәдәният йортында авылыбызның моңлы сандугачы Миргарифан Ханнановны искә алу кичәсе булды. “Сүнмәс дәрт” ансамбле җитәкчесе Фәнис Абдуллин, ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов һәм Моряк Йосыпов гаиләсе кичәнең кунаклары булды. Кичә моңлы җырлар, шигырьләр, Миргарифан Ханнанов турында истәлекләр белән үрелеп барды. Авылыбызның моңлы сандугачы Айнур Латыйпов җырларын бүләк итте. Кунаклар Миргарифан абый турында хатирәләрен яңартты. М. Ханнановның тормыш иптәше Венера апа оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. 
Шул ук көнне Салауз-Мухан авылының “Нур” халык театры тамашачыларга Зөлфәт Хәкимнең “Әниемнең җылы кочагы” әсәрен тәкъдим итте. Артистлар бик оста уйнады, көлдерделәр дә, елаттылар да. Спектакль тәмамлангач та, халык кузгалырга ашыкмады. Матур чаралар өчен Салауз-Мухан мәдәният йорты директоры Илмира Әюповага рәхмәт! Ул нинди эшкә алынса да, күңелен биреп башкара.
 

Гөлназ Мостафина.
Салауз-Мухан.

Фото - Салауз-Мухан мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев