Мәктәп укучыларына экскурсия үткәрелде
Бүген редакциягә Г.Тукай исемнедәге Мөслим урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары килде.
Алдынгылар хәрәкәтенең Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Рәмилә Кашапова балаларга һөнәргә юнәлеш бирү, үзүсеш өчен алшартлар булдыру максатыннан һәм Халыкара балалар телевидениесе һәм радиосы көне уңаеннан игълан ителгән бөтенроссия "ДеньМедиаПритяжения" акциясе кысаларында оештырдылар.
Реклама белгече Римма Басимова газетага альтернатив язылу, тетмедиа басмаларын безнең аша сатп алу үзенчәлекләре турында сөйләде, Гөлназ Җәлилова газета санының ничек әзерләнүе, Лилия Шәймиева - радио, Динар Нуретдинов телевидение тапшыруларының ничек әзерләнүен күрсәтеп, укучыларга кызыклы мәгълүмат бирде.
Гөлназ Җәлилова, Гөлназ Деникаева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев