Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Кулга-кул тотынып

Китапханә коллективы «Мирас» ансамбленә теләкләрен җиткерә.

Мөслим муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханәсе балалар сәнгать мәктәбе базасында эшләүче «Мирас» вокаль-инструменталь ансамбленә һәм аларның сәнгать җитәкчеләре Гөлназ Йосыпова һәм Рәйсә Харисовага чын күңелдән тирән рәхмәтләрен җиткерәләр. Бу талантлы, яшьләр коллективы китапханәдә узган күп чараларда музыкаль бизәлеш булып тора һәм китапханә белән тыгыз хезмәттәшлек итә. "Сезнең кабатланмас чыгышыгыз  программаларның чын бизәге булып тора. Югары профессионализм, башкару осталыгы, оригиналь иҗади караш һәм тамашачыларга бүләк ителгән эмоцияләр өчен рәхмәт. Иҗатыгыз озын гомерле булсын, популярлык алып килсен  һәм уңышлар телибез", - дигән теләкләрен җиткерәләр китапханә коллективы.

Фотолар - балалар сәнгать мәктәбе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев