Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Клуб эшли!

Ремонттан соң, яңарып, ишекләрен ачкан Дусай авылы клубында мәдәни чаралар оештырыла

– Дусай авылында клуб ачылуын авыл халкы зарыгып көтте. Ремонттан соң, яңарып, мәдәни учагыбыз эшли башлагач, быел бергәләп иске яңа елны каршы алдык. “Җырлыйк әле!” караоке кичәсен үткәрдек. Күптән түгел кызларыбыз “Озын толым” бәйгесендә катнашты. Татар кызлары элек-электән чибәр, тыйнак булулары белән дан тоткан, гомер-гомергә тезгә кадәр чәч үстергән. Без яшь чакта да егетләр озын толымлы гүзәлләргә сокланып карый иде. Авылыбызда кызлар тыйнак, сабыр булулары белән аерылып тора. Бәйгедә дә кызлар сынатмады: үзләре белән таныштырдылар, һөнәрләрен күрсәттеләр. Концерт номерлары белән үрелеп барган конкурста кызлар төймә дә такты, бәрәңге дә чистартты, табышмаклар чиште, күз бәйләп портретлар ясады. Кызлар чәчне карау серләре белән дә уртаклашты, киңәшләрен бирде.

Миләүшә Шакирова, Дусай

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X