Форма алырга – хәләл үзәккә!
Август аенда районда мәктәпкә әзерлек ярминкәсе үтте.
“Кияргә кием юк, куярга урын юк!” Таныш гыйбарәме? Күп итеп алынган, модасы чыккан, үлчәме, төсе, фасоны, тагын әллә нәрсәләре ошамаган, кайсы бер дә киелмәгән өс-баш, аяк киемнәре, сумкалар белән шкафлар тулы. Чыгарып ташларга жәл, яңасын куярга урын юк. Башкалар да сөенә-сөенә киярлек киемнәрегез, йорт кирәк-яраклары булса, ташларга ашыкмагыз. Аларны сезгә рәхмәт әйтә-әйтә кулланучылар булырга мөмкин.
Мөслим мөхтәсибәте һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге тарафыннан “Киемгә икенче тормыш” акциясе оештырылды. Ул кайсы яктан карасаң да кулай булып, киң масштабта эшли башлады. Эшчәнлегебезне киңәйтә, форматын һәм масштабын зурайта барып, без әлеге акцияне хәрәкәт итеп үзгәрттек. Кулланучылар саны да, волонтерлар да күзгә күренеп ишәя. Мисал өчен, май аенда булган чарада 258 кеше катнашып, киң күңелле якташларыбыз китергән 7870 данәдә кием-салым, уенчыклар, йорт җиһазлары таратылды. 16-20 август көннәрендә барган мәктәпкә әзерлек ярминкәсендә 302 кеше катнашты.
Нәтиҗәдә 8 мең данәдән артык мәктәп формасы һәм башка кирәк-яраклар, балалалар һәм өлкәннәр өчен өс-баш, аяк киемнәре, көндәлек кирәк-ярак таратылды. Бу юлы чарабызга сатучылар да күпләп кушылды.
Районыбыз авылларыннан, шулай ук Сарман, Азнакай, Минзәлә, Ютазы, Бөгелмә, Тукай районнарында, хәтта Казанда яшәүчеләр дә игелекле эшкә актив кушылдылар.
Шуңа бәйле тагын бер сөенечебез бар: “Татнефть” ААҖ грантлары” программасының “Яхшылык энергиясе” социаль инициативалар конкурсында җиңү яулап, махсус шушы хәрәкәт өчен 337 мең сум грант оттык.
Белдерүләрне, хәбәрләрне “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Мөслим-информ”, җирлек башлыклары, авыллардагы дин әһелләре, ватсап төркемнәре, интернет аша таратабыз. Киләсе чара октябрь аенда оештырылыр, дип ниятләнә.
Илүсә Исламова.
Баланлы.
Илүсә Исламова фотолары
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев