Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Бәйрәм өчен урын тар

Мөслимдә Җиңү көнен бик матур итеп билгеләп үтәләр.

 – Мөслимдә Җиңү көнен бик матур итеп билгеләп үтәләр. Оешма-предприятиеләр әлеге бәйрәмгә зурдан кубып әзерләнә: тематикага туры китереп киенәләр, шарлар, транспарантлар белән чыгалар.
Шунысы бар: бәйрәм үтә торган мәйдан тар, халык күп. Демонстрациядә катнашучылар һәм балалар аша парадны күреп булмый, җайсыз. Бу минем генә фикерем түгел, бәйрәмгә чыккан таныш-белеш тә шулай ди. Мондый чараларда сәхнә янындагы тәртипсезлек тә ачуны китерә. Бала-чага сәхнә каршында чабыша, әти-әниләре дә, алып баручылар да кисәтү ясамый. Сабантуйда да шул ук хәл: олысы-кечесе мәйдан уртасында йөри! Элек полиция тәртип саклый иде, хәзер алар бәйрәмнәргә чыкмыймы соң?! Һәрхәлдә сәхнә тирәсендә тәртип саклаучылар күренмәде. Тагын бер ачу китергән күренеш: олысы-кечесе телефонына бәйрәм төшерә! Барысы да блогер булмакчы! Бәйрәмгә чыккансың икән инде, чараны кара, кем әйтмешли, ләззәт ал! Телевидение егет-кызлары турында түгел сүзем, аларның эшләре шул: репортаж ясыйлар, туры эфир алып баралар.
Ә гади халык белер-белмәс нәрсә төшерә?! Аларда гына телефон бар, диярсең!

Диана Сәлахова., Мөслим

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев