Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Авыл халкы – икенче сорт кешеләрме?

Ул сату-алу нокталарын контрольдә тота торган берәр оешма бардыр бит.

– Менә 3-4 ел инде безнең авылларга автолавканы кертмиләр! Моны кем таләбе белән туктаттылар икән? Әллә без – авыл халкы – икенче сорт кешеләрме? Нигә безне изоляциядә тоталар? Әллә без җинаятьчеләрме? Автолавкаларны авылларга кертмәүне әллә район монополия хезмәткәрләре тыямы? Ул сату-алу нокталарын контрольдә тота торган берәр оешма бардыр бит. Күп авылларга автолавкаларны авыл советы җитәкчеләре керттерми: кибетләр үзебездә дә бар, диләр. Аларның автолавкаларга нинди катнашлары бар соң?! Авыл кешеләре, автолавканы килсеннәр иде дип торалар. Ә авылда хәзер карт-коры, гарипгорабадан башка кеше юк диярлек. Район җитәкчеләре! Эшләгән кешеләргә аяк чалмагыз. Автолавка хуҗалары! Авылларга йөрегез, курыкмыйча керегез, сатыгыз, кирәкле товарлар белән халыкны тәэмин ите.

Фото "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев