Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Әмәкәй авылында көзге ярминкәләр үткәрелә

Бәйрәмгә ямь өстәп, Венера Нургалиева үзенең төркеме белән һәм Ләйсән Хаҗиева бик матур концерт куеп, авыл халкын ял иттерделәр.

Элекке матур традицияне дәвам итеп, Әмәкәй авылында да көзге ярминкәләр үткәрелә башлады.

"Узган ел да, урам бәйрәмнәре үткәреп, көзен ярминкәгә җыйналган идек. Быел гөрләтеп "Әмәкәй базары"н үткәрдек.

Авыл урамнарын тутырып, гармуннар белән килү - бездә традиөия. Кәрҗиннәрдә ниләр генә юк: ярминкәдә сатарга балы, вареньесы, гөмбә, салат, яшелчәләр, йомырка, бәйләнгән оекбаш- башмаклар! Авыл кешеләре генә түгел, хәтта күрше Сөякәй, Бәкәбез, Карамалы, Дусай авылларыннан да сату белән килгәннәр. Куян, тавык, балык сатучылар да булды! Көзге уңыш буенча конкурс та игълан иткәннәр иде. Кемнәр иң зур кабак, кабачки, кишер, кыяр һ.б яшелчәләр үстергән, шулар бүләккә ия булдылар.

Бәйрәмгә ямь өстәп, Венера Нургалиева үзенең төркеме белән һәм Ләйсән Хаҗиева бик матур концерт куеп, авыл халкын ял иттерделәр. Ахырдан бөтен кеше күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчте.
Шундый матур бәйрәм оештырган мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез", - дип хәбәр итә безгә Гөлнара Хәкимова.

Гөлнара Хәкимова фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев