Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Әби-бабайлар кунакта

Мөслим гимназиясенең 2в сыйныфы укучылары Өлкәннәр көненә әби-бабайларын чакырды.


– Әби куенында, бабай тәрбиясендә үскән балалар җор телле, тормыш авырлыкларына бирешми торган, чыныккан була. Мөслим гимназиясенең 2в сыйныфы укучылары Өлкәннәр көненә әби-бабайларын чакырды. Бу көнне кайбер балаларның еракта яшәүче әби- бабайлары кунакка килде. Бәйрәм матур шигырьләр, дәртле җырлар белән үрелеп барды. Һәр бала үзенең әбисенә, бабасына атап ятлаган шигырен зур горурлык белән, сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте. Кунак әби- бабаларыбыз да, үз чиратларында, матур теләкләрен, изге киңәшләрен җиткерделәр, оныкларының яхшы кешеләр булып үсүләрен теләделәр. “Очрашулар насыйп булса, чакрымнар гына киртә була алмый. 70 километр ерак ул, дип тормадык, Минзәлә районыннан ук улыбызның бәйрәменә килдек, Аллага шөкер.
Барчагызга да Ходай хәерле гомерләр, бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Мәктәбегез якты, җылы, чиста, укытучы апаларыгыз яхшы. Шуңа күрә тырышып укырга да укырга инде сезгә, балалар,” – диде Гомәрнең бабасы Мөнир абый.

Миләүшә Хәсәнова, Мөслим гимназиясе укытучысы

Фотолар - М.Хәсәнованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев