Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Петрушка турында

Бакчачылар арасында иң киң таралган үсемлек.

Петрушка - бер яки икееллык үсемлек.  Туган урыны - Сардиния утравы. Бүгенге көндә Европаның бөтен территориясендә  үстерәләр. Бакчачылар арасында иң киң таралган популяр үсемлек. Петрушканы яшелчә салатларына өстәп, балык һәм беренче ризыкларга тәмләткеч буларак кулланалар. Моннан тыш аны киптерәләр һәм туңдыргычларда да саклыйлар. Петрушканы дөрес сакласаң, ул үзенең файдалы матдәләрен 12 айга кадәр саклый. Үсемлек косметологиядә, шулай ук традицион һәм халык медицинасында киң кулланыла.

Петрушканы үсенте итеп үстереп күчереп үстерергә яки орлыкларын турыдан-туры туфракка чәчәргә мөмкин. Икенче ысулны бакчачылар кулайрак күрә. Орлыкларны ачык туфракка апрель уртасыннан ай ахырына кадәр чәчәләр, шулай ук  көз көне  октябрь уртасыннан башлап утыртырга була.  Яшеллек җәй буе өстәлдә булсын дисәгез, аны конвейер ысулы белән чәчәргә киңәш ителә: июльнең соңгы көннәренә кадәр 15 көн саен бер тапкыр.

Яшеллекне  суган, помидор, кабачка, патиссон, бәрәңге, кәбестә һәм кыяр утыртылган урыннарга чәчәрә мөмкин.  Бу үсемлекне түбәндәге яшелчәләр белән бергә утыртырга була:  кишер һәм петрушка, укроп һәм петрушка, кинза һәм петрушка һ. б. Ул шулай ук кыяр, баллы борыч һәм помидор белән бер участокта да килешеп үсә. Петрушканы ачык туфракта үстерү бик җиңел. Моның өчен аны вакытында ашларга, сугарырга, шулай ук түтәлнең өстен йомшартырга кирәк.

Тишелеп чыккан вакытта үсемлек әле бик зәгыйфь була, шунлыктан чүп үләннәреннән  сакла мөһим, чөнки алар теләсә нинди культуралы үсемлекне дә басып китә ала. Петрушканың даими рәвештә рәт араларын чүптән арындырып тору кирәк.  Бу процедураны яңгыр яуганнан яки су сибеп  24 сәгатьтән соң үткәрергә киңәш ителә.

Яфракларның торышы буенча үсемлекләрнең суга мохтаҗмы-юкмы икәнен аңларга була. Петрушканы иртә таңнан яки кояш баеган вакытта кич белән сугарырга кирәк. Су сибү өчен салкын су кулланмаска кирәк, аның температурасы һава температурасыннан түбән булмаска тиеш. Шуңа күрә кояшта җылынган су куллану киңәш ителә.

Петрушка үскән урын зонтиклылар гаиләсе вәкилләрен үстерү өчен яраклы түгел. Мондый  культураларны әлеге участокта 4-5 елдан соң гына утыртырга ярый. Бу урын  суган, бәрәңге, борыч, сарымсак, помидор һәм борыч утырту өчен бик яхшы.

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев